Түбән Кама мегапроекты өчен җиһазларга 18,7 млрд. сум күләмендә контракт төзелде

22.07.2008

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының яңа комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Эшләрнең агымдагы торышы каралды, проектта төп катнашучыларның үзләренең вазыйфаларын башкарулары турындагы мәгълүматлары тыңланды. Премьер 2009 елның декабренә билгеләнгән комплексның беренче стадиясен тапшыру вакытын күчерүнең мөмкин булмавына тагын бер мәртәбә басым ясады. Кыска сроклар башкаручылар алдына катгый таләпләр куя – киңәшмә нәкъ менә шундый контекстта үтте.
"ТАНЕКО" ААҖ нең (төзелешкә заказ бирүче) генераль директоры Хәмзә Баһманов хәбәр иткәнчә, генераль проект төзүче –«ВНИПИнефть» институты тарафыннан проект документы тулысы белән эшләнгән һәм май аенда Россия Федерациясенең “Баш дәүләт экспертизасы” Федераль дәүләт идарәсенә тапшырылган. Алынган кисәтүләр эш белән түләнгән, һәм августта “Баш дәүләт экспертизасы” үзенең бәяләмәсен әзерләргә тиеш.
Төзелеш-монтаж эшләрен башкару өчен, барлыгы 10,8 млрд. сум күләмендә проект-смета документлары алынган. Җиһазлар урнаштыруга 280 тендер үткәрелгән, гомуми суммасы 18,7 млрд. сум торган контрактлар төзелгән. 1 нче июльгә сафка кертелә торган беренче комплекс (нефть эшкәртү заводы) буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару, өстәлгән кыйммәткә салымны исәпләмичә, 4079 млн. сум тәшкил иткән. Барлыгы 5205 млн. сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган.
Проект белән идарә итә торган «Fluor» Америка компаниясе 180 хезмәткәрне, шул исәптән Түбән Камада 51 кешене эшкә туплап юнәлтте. Бердәм төбәк системасы подрядчылары (проектлар төзү, тәэмин итү, төзелеш буенча подрядчылар) 90 көн эчендә эшне башкарып чыгу графигын тапшырдылар. Алар графикларны һәм проект процедурасын җентекләп эшкәртү, Рәсәй проект институтлары базарын һәм урындагы төзү ресурсларын өйрәнү, җиһазлар сатып алу өчен әзерләнгән заявкаларны тикшерү кебек эшләр башкаралар.
Шул уңайдан, бүген "ТАНЕКО" төзеләчәк нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларында (НПЗ) баш инженер вазыйфасына, төзелеш буенча директор урынбасары, эксплуатация (файдалану) буенча баш инженер урынбасары, төп технологик һәм ярдәмче цехлар башлыклары вазыйфаларына конкурслар үткәрү турында игълан итте.
Искә төшереп китик: проектының төп координаторы булып «Татнефть» ААҖ торган әлеге комплекс елына 7 млн. тонна югары күкертле нефтьне тирәнтен эшкәртүгә көйләнгән.
"Татар-Информ"