Рөстәм Миңнеханов һәм Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Очрашу «Алабуга» МИЗның административ бинасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.

Очрашуда Татарстан Республикасының Куйбышев тимер юлы белән тимер юл транспорты инфраструктурасын алга таба үстерү өлешендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, чөнки бу эшлекле элемтәләр бик мөһим, диде ул.

Тимер юл инфраструктурасын үстерү – республиканың сәнәгать потенциалын алга таба үстерү факторларының берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук төбәкнең агломерацияләрен, шул исәптән Кама, Әлмәт агломерацияләрен алга таба үстерү буенча җитди планнары барлыгын искәртте. Татарстан Президенты ассызыклаганча, сәнәгать предприятиеләре җитештерү күләмнәрен арттырачак – бу ТАНЕКО комплексы да, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ дә Этилен-600 проекты һәм башкалар.

Моннан тыш, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы шулай ук актив үсә, һәм аның резидентлары җитештерүне арттыралар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Куйбышев тимер юлы – безнең стратегик партнерыбыз, диде ул.

Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев кыскача төп икътисадый күрсәткечләр, Татарстан Республикасы белән планлы эш турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда тимер юлда пассажирлар агымын һәм йөк әйләнешен торгызу тенденциясе күзәтелә.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.