Рөстәм Миңнеханов: “3 елга республика бюджетын төзү буенча алда зур эшләр тора”

22.07.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 3 елга республика бюджетын хәзерләүгә багышланган видеоконференция режимындагы киңәшмә уздырылды.
“3 елга республика бюджетын төзү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдында зур эш тора. Сентябрьгә кадәр бюджетны хәзерләп, 15 нче сентябрьгә кадәр ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кереп китсен өчен, Президентка тапшырырга кирәк, - дип белдерде киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы финанс системасы һәм республика налог органнарының 1 нче яртыеллыкта, гомумән алганда, әйбәт кенә эшләүләрен билгеләп үтте. Ләкин икенче яртыеллык катлаулырак булыр дип көтелә. Моннан тыш макроикътисади хәл үзгәрә, дөнья кризисы Рәсәйдәге икътисади хәлгә дә тәэсир итә. Татарстан Республикасының өчьеллык бюджетын хәзерләгәндә, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк була.
“Татарстан социаль-икътисади үсеш темпларын ышанычлы саклый. 1 нче яртыеллыкта икътисади үсешнең барлык мөһим күрсәткечләре фаразлау дәрәҗәсен арттырдылар”, - дип белдерде Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин.
Үзенең докладында ул сәнәгать җитештерүе индексының 7,5 процент
тәшкил итүе турында билгеләп үтте. Ел ахырына тулай төбәк продуктының үсеше 7,7 процент югарылыгында булыр дип фараз ителә. Нефть чыгарудан алынган налоглар өлеше налоглар түләүнең гомуми күләменнән кыскара бара. Бу икътисадның диверсификациясен күрсәтә. Якындагы 3 елга фаразлаулар буенча Татарстан Республикасында да реаль хезмәт хакы 1,7 тапкыр артачак.
“2008 елның 1 нче яртыеллыгында Татарстан Республикасының бергә тупланган бюджетына 63,5 млрд. сум акча мобилизацияләнгән. Республика бюджетына 52 млрд. сум акча кергән, аның 40,5 млрд. сумы - шәхси керемнәр. Республиканың бергә тупланган бюджетының чыгымнар өлеше 57,7 млрд. сумга үтәлгән, Татарстан Республикасы бюджеты - 48,3 млрд. сумга, - әлеге саннарны Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин үзенең докладында әйтеп үтте.
Аның сүзләренә караганда, урындагы бюджетка 11,5 млрд. сум акча мобилизацияләнгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, агымдагы елда налог һәм налог булмаган табыш 2,8 млрд. сумнан артык яки 32 процент тәшкил итә.
Татарстан Республикасы финанслар министры, якындагы айларга иң мөһим бурыч булып, 2009 елга һәм 2010-2011 елларга билгеләнгән планнар чорына бюджет төзү торуын ассызыклап әйтте. Тәкъдим ителгән типлаштырылган актларга туры китереп, урындагы дәрәҗәдә барлык район һәм шәһәрләрдә җирле бюджетларны 3 елга төзү тәртибе турында башкарма комитетларның карары кабул ителде.
"Татар-Информ"