Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәренә килде. Ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә берничә производствога барачак, «Алабуга» МИЗның кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.
Моннан тыш, «Алабуга Политех» белем бирү үзәген ачу тантанасы, Татарстан Республикасы һәм «Ворлдскиллс Россия» агентлыгы арасында «Ворлдскиллс» технологияләр үзәген булдыру һәм аның тулы көченә эшләвен тәэмин итү мәсьәләсе буенча килешүгә кул кую планлаштырылган.