Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде

04.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде.

Караганда шәһәренең халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алды.

5 апрельдә Рөстәм Миңнеханов һәм Әскәр Маминның Саран шәһәрендә шин заводы төзелешенә капсула салу тантанасында катнашуы көтелә («Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр «компанияләр төркеме» АҖнең уртак предприятиесе).


ТР Президенты Матбугат хезмәте.