Татарстан Президенты «Автодор» башлыгы Вячеслав Петушенко белән очрашты

03.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Россия автомобиль юллары» («Автодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашу башланыр алдыннан Вячеслав Петушенко Президентка узган ел М-11 трассасында «Ватанны саклаганда һәлак булучыларга» һәйкәл ачылуы турында сөйләде. Монументны Түбән Новгород өлкәсенең Мясной Бор поселогы янында урнаштырганнар, анда 1942 елда 2 нче удар армия сугышчылары авыр сугышларда дошманны тоткарлаганнар. Сугышларда танылган татар шагыйре Муса Җәлил катнаша, ул яралана һәм әсирлеккә эләгә. Соңрак татар әдәбияты классигы фашистлар тоткынлыгында җәзалап үтерелә.

Рөстәм Миңнехановка "Ватанны саклаганда һәлак булучылар" һәйкәлен булдыру турындагы китапны тәкъдир иттеләр, шулай ук Мясной Бор янында сугыш хәрәкәтләре һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Муса Җәлил язмышы турында фильм күрсәттеләр. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бу һәйкәлне урнаштыру тарихи истәлекләрне саклау эшендә мөһим вакыйга булып тора.

Эшлекле очрашу барышында М-12 «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясе буенча җиденче һәм сигезенче трассаның зур өлеше узачак – барлыгы 142 км М-12 трассасы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территориясе буенча узачак. М-12 трассасын файдалануга тапшыру белән Мәскәүдән Казанга кадәр булган юлдагы вакыт 12 сәгать урынына 6,5 сәгать тәшкил итәчәк.

Бүгенге көндә әзерлек эшләре: төзелеш шәһәрчекләрен төзү, төзелеш мәйданчыкларын төзекләндерү, вакытлыча килү юлларын төзү, җитештерү базасын әзерләү һәм инерт материаллар (вак таш, ком, гравий, төрле катнашмалар) китерү дәвам итә.

Белешмә өчен:

М-12 яңа тиз йөрешле юл эре төбәк үзәкләре һәм агломерацияләр (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чуаш Республикасы һәм Татарстан Республикасы) белән Россиянең Европа өлешендәге тиз йөрешле автомобиль юллары челтәрен тоташтырачак. М-12 илдә иң күп йөкләнешле юнәлешләрнең берсе – М-7 «Идел» федераль автомобиль юлының трафигын үз өстенә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Тиз йөрешле трасса «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты составына керәчәк.

М-12 төзелеше этабында барлыгы 80 меңгә якын яңа эш урыны булдыру планлаштырыла, ә тагын 5 меңгә кадәре - юл эксплуатациясе этабында.​


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.