Рөстәм Миңнеханов «Алтай Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Роман Птицын белән очрашу уздырды

03.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасының «Майминский районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, «Алтай Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Роман Птицын белән очрашты.

«Алтай Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе 2006 елда оештырылган. Ассоциация әгъзалары – 11 муниципаль берәмлек: Тау-Алтай шәһәр округы һәм республиканың 10 районы. Казанга визиты кысаларында Роман Птицын IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашты.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Алтай Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү, туризмны үстерү, мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук сәнәгать зоналарын һәм электрон сәүдә мәйданчыкларын үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов тцбщк җитәкчелегенә Алтай татарларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, очрашуда «Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әнвәр Әминов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.