Татарстан Президенты: Covid-19 таралуга бәйле хәл тотрыкланды, әмма хәл тынычланырга ярамый

03.04.2021

Республикада Covid-19 таралуга бәйле хәл тотрыкланды, әмма хәл тынычланырга ярамый, чөнки вәзгыять элеккечә үк катлаулы булып кала бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанда Covid белән авыручылар санының уртача үсеше 0,2% тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар җитәкчеләрен һәм эшкә җәлеп ителгән барлык хезмәтләрне эшне дәвам итәргә һәм ситуацияне контрольдә тотарга өндәде.

Коронавирустан ышанычлы яклану вакцинациядән гыйбарәт. Бүген республикада 145 меңнән артык кеше прививка ясаткан инде. Президент искәрткәнчә, вакцинация 153 пунктта оештырылган, шул исәптән - ФАП базасында 50 мобиль пунктта, эре предприятиеләрдә һәм мобиль комплексларда.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе, ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина февраль ахырыннан авырулар санының кимүе темплары акрынаюын билгеләп үтте. «Бу хәл, һичшиксез, безне чикләү чараларын бетерүдән тоткарлый, чөнки авыру куркынычы янаган затлар саны әле җитәрлек булып кала бирә. Вәзгыятьне контрольдә тотуны дәвам итәргә кирәк", - дип саный ведомство башлыгы. Өстәвенә, авыруларның гомуми саны кимү фонында авыр формаларның өлеше арту күзәтелә.

Профилактика чаралары объектларының үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә. Март аенда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тарафыннан 2 мең 386 объект тикшерелгән, аларның 155ендә хокук бозулар ачыкланган. Иң еш хокук бозулар медицина оешмаларында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ачыкланган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.