Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты

29.03.2021

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру турындагы бүген очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев, ИКТ өлкәсендә импортны алыштыру буенча компетенцияләр үзәге директоры Илья Массух, «Фармстандарт» компаниясе вәкилләре катнашты.

Чара Мәскәүдә узды.

«Сәламәтлек саклауны цифрлаштыру – бүген тормыш өчен кирәкле процесс, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бу мәсьәләд белән кызыксынабыз. Тәҗрибә уртаклашу, белгечләрнең фикерләрен өйрәнү, безнең республикада нәрсә кулланырга мөмкин икәнлеген билгеләү һәм алган тәҗрибәне сынау сыйфатында куллану мөһим дип саныйм».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрергә, шулай ук хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген дә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. Бу иң кирәкле юнәлешләрнең берсе, дип саный ул.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасына цифрлы технологияләрне кертү программасы тәкъдир ителде. Бу юнәлештә эш Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүматл технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә алып барыла.

Очрашуда Татарстан Республикасыннан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һ.б.лар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары буенча.