Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә берничә эшлекле очрашу уздырды

29.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә берничә эшлекле очрашу уздырды. Аерым алганда, контр-адмирал, Төньяк флотының төрле көчләренең Кола флотилиясе штабы башлыгы Илдар Әхмәров белән очрашты. Татарстан Республикасыннан булган хәрби хезмәткәрләр шәхси составының һәм армиягә чакырылучыларның хәрби хезмәт үтү мәсьәләләре каралды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Коновалов белән очрашты. Татарстан Республикасы белән «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасындагы киләчәк хезмәттәшлек, үзара файдалы уртак проектларны, шул исәптән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары буенча.