Рөстәм Миңнеханов Уганда делегациясе белән очрашты
22.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Уганда делегациясен кабул итте. Африка кунакларының визиты быелгы елның май аенда Татарстан делегациясенең Угандага баруына җавап рәвешендә булды. Республика башкаласына MTN компаниясенең Директорлар советы рәисе һәм Уганданың Милли спорт союзы генераль секретаре Джаспер Алигавес килде.
Кунакларны сәламләп, Республика Премьер-министры Казандагы һава торышының Африкадагыга охшаш, ягъни Татарстанның башкаласында шулай ук җылы булуын искәртте. “Бүген мин һәм Казан мэры визитыбыз вакытында Сезнең башкалагызга, өегезгә, гаиләгезгә барганда Татарстан делегациясенә күрсәтелгән игътибар өчен Сезгә рәхмәт белдерергә тиешбез, - дип, килгән кунакларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. - Һәм мин Универсиада өчен көрәштә Казанга күрсәткән ярдәмегез өчен дә Сезгә рәхмәт әйтергә телим. Африка континентының булышлыгы безнең җиңүгә зур өлеш кертте”.
Рөстәм Миңнеханов Уганда вәкилләренең визитын республикада күптән көтүләре турында билгеләп үтте. “Уганда һәм Рәсәйнең барлык тышкы сәяси мөнәсәбәтләрендә бәйләнешләр бик аз, - дип билгеләп үтте Премьер-министр. – Сезнең килүегез контактларны яхшыртырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм”.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, "Татнефть" ААҖ Африкада үзенең эшчәнлеген торган саен ныграк җәелдерә бара: Ливиядә, Сириядә эшли. “Ләкин безгә Африкада специфик үзенчәлекләрне, кешеләрне белгән стратегик партнер-иптәш кирәк. Ә аннан соң нефть тематикасыннан башка юнәлешләргә - машина төзелеше, вертолетлар, без җитештергән башка продукцияләргә дә күчәргә мөмкин булыр иде, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Без бәйләнешләребезнең бер генә түгел, ә системалы булулары өчен бөтен көчебезне куячакбыз”.
Джаспер Алигавес, үз чиратында, җылы кабул итүләре өчен Татарстан Хөкүмәте башлыгына рәхмәт белдерде. “Безгә татар ашлары ошады, - диде Д.Алигавес. – Кичә без спорт корылмаларын карап чыктык һәм күргән нәрсәләр бездә бик яхшы тәэсир калдырды”.
Джаспер Алигавес Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Марат Бариевны Уганда боксерларын бу елның көзендә Казанда узачак студентларның дөнья чемпионатында катнашырга чакыруы өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык һәм Уганда Республикасы Мәгариф һәм спорт министрлыгы арасында физкультура һәм спорт өлкәсендә үзара килешү һәм хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды. Документка Марат Бариев һәм Джаспер Алигавес кул куйдылар. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Татарстанга визит белән килүләре турында истәлеккә дип һәм Казанга Универсиада-2013 не үткәрү хокукы өчен көрәштә ярдәмнәре өчен кунакларга FISU билгесен тапшырды.
"Татар-Информ"