Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе бүлекчәләре хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янындагы мәйданда узды. Чара Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте оешуга 5 ел һәм Россия хокук тәртибе гаскәрләренә 210 ел тулуга багышланды.
Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларның халык иминлеген тәэмин итүгә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. «Республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезгә Татарстан территориясендә чаралар уздыру вакытында хокук тәртибен һәм тотрыклылыкны тәэмин иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү, җирле хакимият органнарына сайлаулар – барлык бу чаралар иң югары оештыру дәрәҗәсендә узды», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Росгвардия хезмәткәрләренә көндәлек катлаулы эш өчен рәхмәт белдерде, шул исәптән коронавирус инфекциясе таралган чорда да.
«Республика һәрвакыт милли гвардия гаскәрләренең хәрби рухына һәм матди-техник тәэмин ителешенә ярдәм итәргә тиеш дип санады. Бүген нәкъ менә шундый чара. Әлеге автомобильләр сезне тагын да оперативрак хезмәт итәргә, сезнең эшегезне яхшыртырга һәм тизләтергә мөмкинлек бирәчәк", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов отставкадагы милиция подполковнигы Александр Аппаровка ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды, шулай ук Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәре Ренат Фатыйховка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.
Росгвардиянең территория идарәсе автопаркы 40 берәмлек автотранспорт белән тулыланды. Автомобильләрнең яртысы «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» республика программасы кысаларында сатып алынган. Барлык транспорт чаралары да махсус яктылык һәм тавыш сигналлары белән тәэмин ителгән, шулай ук Росгвардиянең тиешле төсле график буявы белән җиһазландырылган.