Татарстанның нефть-газ-химия комплексы дөньякүләм тенденцияләргә карамастан үсә бара
21.07.2008
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
2008 елның беренче яртыеллыгына республика нефть-газ-химия комплексы (НГХК) предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад белән холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бөтендөнья икътисадындагы тискәре тенденцияләр фонында (аларның иң әһәмиятлесе – бәяләрнең артуы һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, икътисад үсешенең кинәт акрынаюы) республика НГХК сы югары үсеш темплары күрсәтә. Әйтик, продукцияне сату күләме – 45 процентка, керем 30 процентка артты. Нефть чыгару һәм эшкәртүдә иң зур үсеш күзәтелә. Комплекс буенча уртача хезмәт хакы, узган ел күрсәткеченнән 20 % ка артып, бер айга 22 мең чамасы тәшкил итте. Хезмәт өчен түләү республика дәрәҗәсеннән 1,5-2 тапкырга артык. Шуның белән бергә, тармак продукциясенең үзкыйммәтенә чимал, энергетика, хезмәт хакы түләү өчен кирәкле чыгымнарның үсүе дә торган саен ныграк басым ясый.
Рәсәй нефть чыгару тармагында кимү тенденциясе сакланганда да (242 млн. тонна чыгарылган – 0,6 процентка кимегән), Татарстанда, киресенчә, үсеш дәвам итә. 16 млн. тоннадан артык нефть чыгарылган, шул исәптән 13 млн. тоннадан күбрәге – “Татнефть” тарафыннан. Компаниянең кереме – 50 процентка, сатудан кергән табыш – 60 процентка, салымга аерып бирелгән сумма 54 процентка артты, рентабельлек 36,6 процент тәшкил итте.
Татарстанда нефть эшкәртү Рәсәйдәге түбән күрсәткечләр (3 процентка) җирлегендә җитештерүнең югары үсеш темпларын күрсәтә (14 процентка). Югары җитештерүчәнлек активлыгы, шулай ук уңайлы бәя шартлары ТАИФ-НК эшчәнлеге күрсәткечләренең бик тиз үсүенә китерде.
Гомумрәсәй күрсәткечләре җирлегендә (җитештерү индексы – 103,8 процент) Татарстан “химия”се дә отышлы булып күренә. 495 мең тонна полимер һәм 224 мең тонна каучук җитештерелгән. Шул рәвешчә, ул гомумрәсәй күләмендә әлеге продукция төрләрен җитештерүнең 23 һәм 36 процентын тәшкил итә. “Нижнекамскнефтехим”да җитештерү 7 процентка артты. Этилен комплексын модернизацияләү (яңарту) кысаларында мономерлар чыгару күбәйде. “Казаноргсинтез” шулай ук җитештерү күләмен арттыруны дәвам итә. Этилен чыгару – 36 процентка, түбән басымлы полиэтилен – 18 процентка, югары басымлы полиэтилен 12 процентка артты. Иң динамик үсештәгесе – “Нәфис” компанияләре төркеме (җитештерүнең үсеше – 47 процент). “Нижнекамсктехуглерод”ның салым салуга кадәрге кереме һәм Татарстан Республикасы бюджетына аерып бирелгән суммасы 2,7 тапкыр артты. Табышлылык 9,7 процент тәшкил итте. Бу химия һәм нефть химиясе предприятиеләре арасында икенче урындагы күрсәткеч.
Рафинат Яруллин углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе белән бер-берсен үзара тәэмин итү буенча республикадагы алдынгы предприятиеләр килешүләренең үтәлүенә анализ ясады.
Тулаем алганда, “Татнефть”, “Нижнекамскнефтехим”, “Казаноргсинтез” һәм “ТАИФ-НК” арасында бер-берсен чимал белән тәэмин итү планнары үтәлгән. “Нижнекамскнефтехим”ның чималны республика базарына төяп җибәрү күрсәткече тоннаж буенча 45 процентка артты. Шуңа карамастан, республиканың полимерларга булган ихтыяҗы арта бара. Холдинг Директорлар советының узган утырышында “КАМАЗ” ААҖ нең перспектив ихтыяҗлары каралды. Авиатөзелеш, приборлар ясау да киң кулланылышлы тармакларның берсе булып тора. Докладчы химия продукциясенә арта бара торган ихтыяҗның канәгатьләндерелүен республиканың актуаль мәсьәләләреннән берсе дип атады. Фәнни яңалыкларны эшкә җигеп эшләүне таләп итә торган кече бизнесның да үсеш перспективасы шунда күренә.
Рөстәм Миңнеханов, НГХК Татарстан икътисадының локомотивы булуын билгеләп үтеп, утырышта катнашучылар игътибарын комплексның базисы булган нефть чыгару һәм эшкәртүгә юнәлтте. “Җиңел нефть бүтән булмаячак”, - диде Премьер-министр һәм Татарстанда авыр, югары күкертле нефть чыгаруга исәпләнгән өченче нефть эшкәртү заводын төзү планнары турында әйтте. Бу проект турында шушы көннәрдә Россия Федерациясе вице-премьеры Игорь Сечинга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзер тиздән төзеләчәк нефть эшкәртү заводының куәте бер елга 14 млн. тонна чимал эшкәртә алырлык булачагы турында сүз алып барыла.
Мәскәүдәге “Җылылык ярдәмендә һәм су көче белән эшли торган машиналар” Фәнни-җитештерү фирмасы “ ҖЧҖенең генераль директоры, К.Э.Циолковский исемендәге Рәсәй космонавтика академиясе әгъзасы Лев Бритвин нефть-газ-химия комплексында кулланыла торган яңа квант-дулкын технологияләре турында хәбәр итте. Анда, нигездә, “салкын крекинг”, эшкәртүнең плазмохимия методлары, нефть химиясе һәм автомобиль төзү өчен кирәкле “гибрид” двигательләр турында сүз барды.
Кунакның фикеренә караганда, Рәсәйдә нефть чыгару һәм нефть эшкәртүгә киткән энергия чыгымнарын шактый киметә, энергия генерациясе процессларының нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра алырлык кайбер фундаменталь физик процессларны аңлауда алга китеш булды. Әмма Рәсәй фәненең бөтенләй диярлек финансланмавы, тулаем алганда, үз илебез техникасының конкурентлык сәләтенең кинәт кимүенә китерде. Галим Татарстан предприятиеләренә бу бушлыкны тутырырга һәм тәкъдим ителә торган инновацион технологияләрне кертү кирәклеген күрсәтте. Бу тәкъдимне Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ул утырышта катнашучыларга конкурентлыкка сәләтлелекнең инновацияләрне кабул итәргә әзер булуга нигезләнүен искәртеп үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы югарыда әйтелгән технологияләрне кулланырга мөмкин булачак тармаклар буенча берничә эшче төркем булдырырга кушты.
"Татар-Информ"