Борис Павлов Татарстан Республикасы предприятиеләрен югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча утырыш үткәрде
21.07.2008
2008 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Химаячеләр советы Рәисе Борис Павлов Татарстан Республикасы предприятиеләрен югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук эшкә ала торган предприятиеләр катнашында А.Н.Туполев исемендәге КДТУны тәмамлаучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү белән идарә итүгә багышланган берләштерелгән күчмә утырыш үткәрде. Ул “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” дигән федераль дәүләт унитар предприятиесендә булды.
Утырышта А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Ректоры Ю.Ф.Гортышов, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Президенты, Химаячеләр советы рәистәше Г.Л.Дегтярев, “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры В.К.Каюмов, “Казан “Электроприбор” заводы” ААҖ нең директорлар советы Рәисе Г.В.Дивавин, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры урынбасары Ф.Н.Садретдинов, “ЕлАЗ” (Алабуга автомобиль заводы) ААҖ нең Казан вәкиллеге директоры урынбасары С.А.Черпалюк, “КОМЗ” ААҖ генераль директоры С.В.Раковец, “Казан шәһәр телефон челтәре” ААҖ генераль директоры А.М.Фәхриев, “Гамәли оптика дәүләт институты” ФЦПЦның федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры В.П.Иванов, “Авиамотор КПП” ААҖ генераль директоры В.Н.Понькин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Беренче урынбасары В.Г.Соловьев һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар бүлеге начальнигы С.Н.Афанасьева, шулай ук башка кайбер предприятие җитәкчеләре һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУ филиалларының директорлары катнашты.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Химаячеләр советы утырышын ачып, Борис Павлов Химаячеләр советының бу утырышын әзерләүләре, шулай ук предприятие кадрларын әзерләүдә ирешелгән уңышлары өчен Радик Шәүкәт улы һәм аның командасына рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә шунысы ачык: Татарстан Республикасының динамик (хәрәкәтчән) социаль-икътисади үсешенә ирешү өчен, югары квалификацияле кадрлар кирәк. Алга таба ул республикада җәмгыятьнең җитештерү һәм социаль өлкәләренең инновацион үсеш стратегиясе кабул ителүен һәм тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Бу безгә глобаль дәрәҗәдә конкурентлы булырга мөмкинлек бирәчәк. Республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясенә туры китереп, якын елларда без белемнәр икътисады рәвешендә инновацион икътисадның фундаментын тулысынча төзергә тиешбез. Конкурентлылык мөмкинлекләре югары булган икътисадны формалаштыру өчен, нәтиҗәлелеге югары булган эш урыннары булдырырга кирәк. Шунда инде югары өстәмә кыйммәткә ия булган, фәнни яңалыкларга таянып эшләнгән продукция җитештерергә мөмкин булачак. Шуңа бәйле рәвештә, кешелек ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру бурычы килеп баса.
Шуны да билгеләп узарга кирәк: А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты - федераль әһәмияткә ия булган алдынгы югары уку йортларының берсе; интегральләшкән белем бирү, фәнни һәм инновация-җитештерү учреждениесе; машина төзү (авиакосмик технологияләр һәм җиһазлар, приборлар ясау, автомобиль төзелеше, энергия һәм машина төзелешен дә кертеп), мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә компетенция үзәге булып тора. Шуңа күрә дә безнең Химаячеләр советының төп бурычы – югары технологияле тармаклар өчен белгечләрне элиталы хәзерләүнең инновацион фәнни-белем бирү үзәге буларак, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын үстерүнең актуаль мәсьәләләрен чишүдә булышлык итү; сәнәгатьне үстерүнең фундаменталь һәм гамәли бурычларын чишү өчен, аның фәнни потенциалын куллану. Борис Павлов чыгышының төп моменты булып, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ да уңышлы тормышка ашырылып килә торган “Эшкә ала торган предприятиеләр катнашлыгында, университетны тәмамлаучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү белән идарә итү” дигән проектны аңлатып бирү булды. Яшел Үзән филиалында инженер-технологлар һәм икътисадчы-менеджерлар составында ике комплекслы проект төркеме төзелде. “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ нең техник йөкләмәсе буенча проект документлары эшләнде һәм ике җитештерү тармагына яңалык кертүнең (модернизацияләүнең) икътисади нигезләмәсе булдырылды. Проект төркемнәренең эшләве барышында завод һәм югары уку йортының үзара бәйләнеше буенча яңа әһәмияткә ия булган тәҗрибә алынды, ә студент-дипломчыларның чыгарылыш квалификация эшләре Дәүләт аттестация комиссиясенең югары бәясенә лаек булды.
Бүгенге көндә, инженер һәм икътисадчыларны бергәләп әзерләү тәҗрибәсен гомумиләштереп, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Гыйльми советы Инженерлык-икътисад институтына эксперимент рәвешендә яңа белем бирү технологияләрен кертү һәм Инженерлык-икътисад институтының, Татарстан Республикасы машина төзү һәм авиасәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләре белән якын (тыгыз) хезмәттәшлектә, ярымһөнәри төркемнәрдә белгечләрне проектлы әзерләү системасына күчүе турында карар кабул итте. Университет Гыйльми советының әлеге карарын тормышка ашыру өчен, Инженерлык-икътисад институтында ярымһөнәри уку-проект төркемнәрендә белгечләр, бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү системасын эшләү һәм кулланылышка кертү буенча чаралар комплексы булдырылган. Төркемнәр һәм студентлар мотивациясе туплану тәртибе бөтен белем бирү циклы дәвамында алып барыла һәм тулаем бер контингентны үз эченә алмый.
Уку-проект төркемнәре составына, конкурс нигезендә, бакалавриат, магистратура, югары уку йорты белгечлекләренең төрле юнәлешләре буенча бары тик иң яхшы студентларны гына җәлеп итү планлаштырыла. А.Н.Туполев исемендәге КДТУ да проектлы хәзерлекне кертүнең төп максаты – предприятиеләр таләпләренә туры китереп, проект командасында бергәләп эшләү күнекмәләренә ия булган һәм заманча проект-конструктор, җитештерү-технология, идарә итү, маркетинг, логистика һәм башка чиктәш инновацион технологияләр белән эш итә белүче югары квалификацияле белгечләр әзерләү исәбенә, предприятиеләрнең инновацион потенциалын тормышка ашыру процессын тизләтү.
Борис Павлов шулай ук кешелек капиталына инвестицияләр кертү дөньядагы бөтен алга киткән илләр дәүләт сәясәтенең төп бурычы булып торуын ассызыклап үтте. Кешелек потенциалы – конкурентлыкка ия булган куәтле өстенлек. Аңа боларны тулысынча тормышка ашырырлык сыйфатлар бирергә кирәк.
Шуннан соң докладлар белән А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ректоры Ю.Ф.Гортышов (“Югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча төбәк хакимияте, югары уку йортлары һәм предприятиеләрнең үзара бәйләнеш мәсьәләләре һәм перспективалары”), Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов (“Яшел Үзән шәһәре предприятиеләренең инновацион үсешен фәнни-техник һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында”), “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Р.Ш.Хәсәнов һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Яшел Үзән филиалындагы Табигать фәннәре һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе (“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Яшел Үзән филиалы тарафыннан кадрларны бергәләп әзерләү тәҗрибәсе турында”) чыгыш ясадылар. Алар Борис Павлов аңлатып үткән проектны хупладылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте