Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин машина төзелеше, нефть химиясе, дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният һәм башка тармаклар хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Барлыгы 51 кеше югары бүләккә лаек булды.
Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды, пандемия китереп чыгарган кыенлыкларга карамастан, республика күп кенә критерийлары буенча үз позицияләрен саклап калды, дип белдерде.
“Пандемия шартларында без дәүләт һәм җәмгыять арасында ышанычны саклап кала алдык”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде, алар пандемия белән көрәшүнең алгы сызыгында батырлык һәм профессиональлек үрнәге күрсәттеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин һәркемгә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды: II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, “Россия Федерациясенең атказанган табибы” мактаулы исеме, “Россия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре”, РФ Президентының мактау грамотасы, РФ Президенты Рәхмәте.
Моннан тыш, “Дуслык” ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм “ТАССР оешуга 100 ел” медале һәм “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе”, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, “Татарстан Республикасының атказанган артисты”, “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган табибы” мактаулы исемнәре тапшырылды.