Рөстәм Миңнеханов Даляньда булды

20.04.2013

Далянь югары технология зонасы эше белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында танышты. Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов, халыкара мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов та керә иде.

Далянь югары технология зонасына визиты барышында Татарстан делегациясе әгъзалары  IT һәм  югары технологияләр өлкәсендә икътисадый зоналарны булдыру һәм үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Даляньда МИЗ 1991 елда төзелгән, һәм Татарстан кунакларына тәкъдир итү барышында сөйләнгәнчә, ул үзен үзе финанслау принципларында үскән. Башта ул шәһәр үзәгендә оештырылган булган, резидент компанияләрдән килгән барлык салымнар зонаның киләчәк үсешенә юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә зона үсә барган саен ул шәһәр читенә чыгарылган, әмма хәзер нәкъ менә монда Даляньның яңа эшлекле үзәге урнашкан. Зонаның киләчәк үсеше гамәлдәге  резидентлардан кергән салым кертемнәре исәбеннән гамәлгә ашырыла.  

Зона территориясенең мәйданы 153 квадрат километр тәшкил итә. Зона халкының саны 250 мең кеше. 2012 елда зонанаң эчке территориаль продукты 45 млрд долларга җитә, салым җыемнары - 900 млн доллар. Үткән ел турыдан-туры чит ил инвестицияләре 1,7 млрд доллар булган.

Зона икътисадының төп элементы IT-өлкә - ПО эшләп чыгаруга һәм ерактан торып компьютер хезмәтләре күрсәтүгә МИЗ җитештерүенең яртысыннан артыграгы туры килә, бу өлкәдә 489 компания эшли, аларда 79 тмең кеше үзенә эш тапкан. IT-хезмәт күрсәтүләрне һәм  и программа продуктларын сату күләме 2012 елда 20 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Шулай ук зонада  "болыт" технологияләре, "креатив" индустрия, финанс секторы да үсеш алган.

 Тәкъдир итү барышында Рөстәм Миңнеханов Далянь зонасының резидент компанияләре өчен салым шартлары белән дә кызыксынды. Зона җитәкчеләре сүзләренчә, программа белән тәмин ителешне эшләүчеләр ике ел буена керем салымы тәләмиләр һәм тагын өч ел аның яртысын гына түлиләр. Башка югары технологияләр компанияләре өчен керем салымы 25%тан 15%ка кадәр киметелә. Кытайда өстәлмә бәяләргә салым 17% тәшкил итә, әмма программа белән тәмин ителешне эшләүчеләр өчен ул 3%. 

Зона җитәкчелеге тарафыннан проектлары аеруча перспективалы дип танылга кайбер компанияләр өчен баштагы этапта өстәмә ташламалар бирелә, аерым алганда, биналарны түләүсез яисә ташламалы арендалау.

Даляньга квалифицияле белгечләрне бик уңайлы яшәх тирәлеге җәлеп – алар өчен зонада уңайлы торак төзелгән, МИЗ территориясенең 70%ы яшеллек каплаган һәм диңгез буенда тауларда бик матур җирдә урнашкан. 

Татарстан Республикасы Президенты һәм делегациянең башка әгъзалары эре резидент компанияләренең – Neusoft офисында булдылар. Даляньда бу Кытай компаниясе офисында 8 кеше эшли, алар навигация системалары, музыкаль системалар, кулланучылар өчен бүтән электроника,  медицина җайланмалары өчен программа белән тәмин ителешне эшлиләр. Заказчылар арасында Кытай компанияләре дә, шулай ук Европа, Америка корпорацияләре дә бар. Далянь зонасында 41 гектар мәйданчыкта компания урта гасыр замогы рәвешендә 126 мең квадрат метрлык бина төзегән. Аның белән янәшә компания хезмәткәрләре өчен зона җитәкчелегеннән торак арендалый.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Далянь зонасының төп девелоперы DLSP компаниясе офисында да булды. Монда Татарстан делегациясенә МИЗның ничек оешуы һәм аның киләчәктәге үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

Даляньга визитына Рөстәм Миңнеханов Далянь вице-мэры Чжу Сяофэ белән очрашып йомгак ясады. Татарстан Республикасы Президентын сәламләп, шәһәр мэры урынбасары Далянь җитәкчелегенең Кытай белән Россия арасындагы, аерым алганда,  Татарстан белән регионара мөнәсәбәтләрнең үсеше белән кызыксынуын билгеләп үтте. "Күптән түгел Си Цзинпин белән  Владимир Путин очрашуы ике якның да хезмәттәшлеккә әзер икәнен күрсәтте", - дип белдерде Чжу Сяофэй.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов шулай ук  Кытай белән Россия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә Татарстанның да Кытай компанияләре белән дә, регионнар белән дә  хезмәттәшлек итү өчен бөтен мөмкинлекләре бар дип ассызыклады.

"Бөтендөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күп кенә илләр өчен үсеш локомотивлары, нокталары Далянь икътисадый зонасы кебек мәйданчыклардан гыйбарәт, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Безнең дә IT-өлкәдә үз эшләнмәләребез бар, IT өчен махсус икътисадый зона оештырып киләбез. Билгеле инде, сездән алган тәҗрибә безнең өчен бик кирәкле, чөнки без сезнең беләнбагланышларны ныгытырга һәм хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез".

Татарстан Республикасы Президенты озакламый Далянь һәм җирле компанияләр вәкилләре Россиягә һәм Казанга килү мөмкинлеген табарлар дип өметләнүен белдерде.

"Регионнар арасындагы хезмәттәшлек илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, һәм без дә бу эшкә үз өлешебезне кертергә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Чжу Сяофэга очрашу азагында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов