Татарстан Президенты эш визиты белән Кытайда

19.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга эш визиты башланды. Татарстан делегациясе составында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар бар.

Татарстан Президенты ике көнлек визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркын карый, шулай ук Далянь шәһәрендә икътисадый һәм технологик үсеш зонасында була.  Татарстан делегациясе Кытайның махсус икътисадый зоналар оештыру һәм үстерүдәге тәҗрибәләрен өйрәнергә ниятлиләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов