Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы 27 апрельдә узачак
18.04.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы 27 апрельдә - шимбә көнне - Россия парламентаризмы көнендә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 36 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 16 закон проекты, 15 федераль закон проекты, закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының мөрәҗәгате бар.
Көн тәртибенә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында хисап турындагы мәсьәлә дә кертелгән. Шулай ук утырышта ТР Дәүләт Советының Регламентына карата үзгәрешләр дә каралачак.
Беренче укылышка “Аерым муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору һәм "Мамадыш муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында", “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” ТР Законының 2 һәм 81 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”, “ТР Сайлау кодексына һәм референдумнар турындагы республика закон актларына үзгәрешләр кертү хакында”, “ТРда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” һ.б. закон проектлары чыгарыла.
“Төрлеләрдә” депутатларга “2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Владимир Леонов универсиадага әзерлек турында мәгълүмат бирәчәк. Билгеле булганча, парламентның узган утырышларының берсендә Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Универсиада ачылу һәм ябылу тантанасында милли төсмерләр булу-булмавын, гомумән, Универсиада программасында Татарстанның ни дәрәҗәдә һәм ничек күрсәтеләчәген аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бу фикерләрне депутат Роберт Миңнуллин да хуплады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы