Татарстанның Беренче вице-премьеры Равил Моратов: “Хәрби хезмәткә алынучылар арасында югары профессиональ белемгә ия булучылар саны артырга тиеш”

18.07.2008

Татарстан Республикасында вакытлы армия хезмәтенә җибәрелүчеләр арасында югары профессиональ белемле хәрби хезмәткә алынучылар саны арта бара. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән хәрби хезмәткә чакыру утырышында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Равил Моратов хәбәр итте.
“2007 елның көзге чакырылышына югары профессиональ белемле 685 кеше чакырылган булса, 2008 елның язына исә 938 кешегә җитте”, - дип хәбәр итте Равил Моратов.
2008 елның язгы чакырылышына урта профессиональ белемле хәрби хезмәткә чакырылучылар - 1366 кеше, ә профессиональ башлангыч белем белән – 1435 кеше (2007 елның көзендә - 904 кеше) булды.
Шуның белән бергә Равил Моратов утырышта катнашучыларның игътибарын бер нәрсәгә юнәлдерде: гомуми һәм урта профессиональ белемле хәрби хезмәткә чакырылучылар саны, республикада югары һәм урта профессиональ белемгә ия булган яшьләрне вакытлы хезмәткә җибәрү турында карар кабул ителүгә карамастан, барыбер югары.
Әйтик, 2008 елның язында гомуми һәм урта белемле 544 кеше чакырылды (2007 елның көзендә - 374 кеше иде).
“Без армиягә хәтта башлангыч профессиональ белеме булмаган егетләрне дә җибәрәбез, алар язгы чакырылыштагы гомуми санның 17,3 % ын тәшкил итә, - дип аңлатты Равил Моратов бирегә җыелган кешеләргә. - Бу мәсьәләгә дифференциаль якын килебрәк карарга кирәк”.
Язгы чакырылыш компаниясе турында тулы доклад белән Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин чыгыш ясады. Ул 2008 елдагы язгы чакырылышның, Рәсәйдә вакытлы хезмәт срогы 1 елга калдырылганнан соң, беренчесе булуын искәртеп үтте.
Татарстан Республикасы хәрби хезмәт комиссары сүзләренә караганда, яз көне хәрби хезмәткә чакыру бүлекләренә 32 мең 712 кеше чакырылган булган (килү - чакырылучылар санының 99,1 % ы), 4 мең кеше озатылган, шулардан хәрби-хисап эшенә хәзерлек үткәннәре - 1298 кеше. Хәрби хезмәткә чакыру буенча республика йөкләмәсе тулысынча үтәлгән.
Сергей Погодин шулай ук беренче чиратта югары профессиональ белемгә ия булган гражданнарның чакырылуын билгеләп үтте. Республикада югары белемле хәрби хезмәткә чакырылучыларның динамик үсеше күзәтелә. Бу чакырылышта вузны тәмамлаучылар 1466 кеше иде яки хезмәткә җибәрелүчеләрнең гомуми санының 36,7 % ын тәшкил итте (2006 елның язында – 238 кеше).
Хәрби хезмәткә җибәрелүчеләрнең күпчелеге Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаган (161 кеше), Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институты (147 кеше), Туполев исемендәге КДТУ (142 кеше), ТДГПУ (127 кеше), Казан дәүләт энергетика университеты (127 кеше), ТИСБИ (Татар бизнеска теләктәшлек итү институты) идарә итү академиясе (107 кеше), Ленин исемендәге КДУ (98 кеше), Казан дәүләт технология университеты (84 кеше), Алабуга дәүләт педагогика университеты (64 кеше).
Шуның белән бергә уку йортларын тәмамлаучылар санының күп булуына карамастан, Сергей Погодин сүзләренә караганда, язгы чакырылышка иң аз күрсәткечне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бирде – 17 кеше.
Равил Моратов вакытлы хәрби хезмәткә җибәрелгән КДМУ һәм КДФИИ кебек вузларны тәмамлаучылар белән кызыксынды. Аның күрсәтмәләре буенча, 2008 елның язында КДФИИ ннан нибары 5 кеше чакырылган булган.
Татарстан Республикасы беренче вице-премьеры бу вузлар белән моны “тәмамлаучы студентлар исемлеге буенча” ачыкларга киңәш итте.
“Республикада хәрби хезмәткә чакырылучыларның югары процентын тиҗари (түләүле) вузны тәмамлаучылар бирә, шул ук вакытта дәүләт вузларының бюджет төркемнәрендә белем алучылар хезмәт итәргә атлыгып тормыйлар”, - дип белдерде ул. “Без аларга белем бирүгә бюджет акчаларын тотабыз, ә алар ни өчендер хезмәт итәргә теләмиләр, - дип билгеләп үтте Равил Моратов.- Шул ук вакытта ТИСБИ дан (Татар бизнеска теләктәшлек итү институтыннан) 40 % вуз тәмамлаучылар чакырылган.
Алга таба Сергей Погодин үзенең докладында медицина комиссияләре эшенә тукталды. Республика буенча хәрби хезмәткә яраклылык 73 % тәшкил иткән. Хезмәткә чакырылучыларны билгеле бер киселештә караганда, түбәнрәк күрсәткечне вузны тәмамлаучылар бирә - 66,3 %. Татарстан Республикасы хәрби комиссары әлегә вузны тәмамлаучыларның сайлап алынганнары арасында бары тик 398 кеше генә чикләнмәгән хәрби хезмәткә яраклы дип табылуыннан зарланып алды.
Авырулар төре буенча күпчелекне терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (29 %), ашказаны (15,7 %), матдәләр алмашы (9,8 %), нерв системасы (8 %), күз авырулары (8 %) өстенлек итә.
Оператив-эзләү чаралары язгы чакырылышка хәрби хезмәттән качып йөрүче 4552 кешене эзләп табу мөмкинлеге бирде.
Сергей Погодин фикеренчә, шундый ук чараларны чакырылыш кампанияләре арасында да үткәрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты 2008-2009 елларда республикада хәрби-хисап белгечлеге буенча 4975 кеше әзерләнәчәген хәбәр итте. Хәзерлек эше 2009 елның 1 нче октябреннән һәм 1 нче мартыннан башлана.
Ул республиканың һәрбер муниципаль районында диярлек кадет мәктәпләре һәм сыйныфлары оештырылуга уңай мөнәсәбәттә булуын белдерде. Анда иң элек ятим балалар һәм уңайлыклары булмаган гаиләләрдәге балалар укытылачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте