Бүген Брно шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты белән Масарик исемендәге Университет (Брно, Чехия Республикасы) арасында үзара аңлашу турында килешүгә имза салынды.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары катнашты.
Әлеге чара Рөстәм Миңнеханов Масарик исемендәге университет кампусын һәм Сейтик фәнни-технологик паркын карау кысаларында узды.
Шулай итеп, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров белән Масарик исемендәге университет ректоры Микулаш Бек университетлар арасында үзара аңлашу турында килешүгә кул куйдылар.
Моннан тыш, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Ветеринария-фармацевтика университеты проректоры Мирослава Лопатаржова ике университет арасында үзара аңлашу турында килешү имзаладылар.