Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышы булды

16.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында “ТРның Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы Попечительләр советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Попечительләр советы вәкилләре ТРның Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә бәйле берничә мәсьәлә турында сөйләштеләр. Аерым алганда, көн үзәгенә “Электрол - Б” ҖЧҖнең -“ Сыек биологик актив “Экстрафит” өстәмә терлек азыгын кертү технологиясе проектын эшләү”не гамәлгә кертү турында мәсьәлә чыгарылды.

Киләчәктә проектны гамәлгә ашыру өчен, ТРның Инвестиция-венчур фонды һәм “Пульсар-Венчур” компанияләре төркеме катнашында инвестор җәлеп ителгән. «Экстрафит» өстәмә терлек азыгын җитештерүне оештыру һәм гамәлгә ашыру, ТРның Инвестиция-венчур фондының җәмгыятьтән чыгуы уйланыла.
Белешмә өчен:
“Электрол – Б” ҖЧҖ 2006елның 18 маенда оештырылган. “Электрол” ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган компания 15 елдан артык биологик актив өстәмә терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнә.


ТР Президенты матбугат хезмәте.