Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Петр Нечас белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов очрашты.
Очрашу Чехия Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Габделгалиев һәм башкалар катнашты.
Петр Нечас һәм Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы белән, Россия регионы буларак,Татарстан Республикасы арасында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Петр Нечас болай дип белдерде: “Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек, аеруча икътисадта уңышлы үсү мине бик сөендерә. Киләчәктә безнең хезмәттәшлек башка өлкәләргә дә җәелер дип ышанам. Без Россия Федерациясе җитәкчелегенең Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге үсешенә керткән өлешен югары бәялибез.
Чехия – Европаның динамик үсештә булган дәүләтләреннән берсе, шулай ук ул Россиянең эре сәүдә партнеры да”.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Чехия территориясендә дистәләгән Чехия – Татарстан уртак компанияләре эшләп килә,алты компания белән хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде дип билгеләп үтте. Ул искә төшергәнчә, Чехия – Татарстан уңышлы уртак проектлары арасында “Татхимфармпрепараты” ААҖдә дару препаратлары җитештерүне “ФАВЕА инжиниринг” Чехия компаниясе тарафыннан заманча бөтендөнья стандартлары нигезендә модернизацияләү; автомобиль сәнәгате өчен пластизоль һәм коррозиягә каршы капламалар җитештерү буенча уртак предприятие; “ПСЙ” Чехия компаниясе катнашында Казан үзәгендә күп функцияле кунакханә, сәүдә һәм торак комплексы төзү һәм Чехия Коммерция Банкы.
Моннан тыш, Чехия фирмалары “КАМАЗ” ААҖгә, “ТАНЕКО” ААҖгә һәм башка предприятиеләргә җайланмалар китереп тора. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан шәһәрләренең инфраструктурасын үстерү өлкәсендә Чехия партнерлары белән хезмәттәшлекне шулай ук зур перспективалар көтә.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген Чехия –Татарстан бизнес-форумы кысаларында ике документка имза салынды: бу – эре габаритлы шиннар җитештерүче “Митас” Чехия компаниясе белән “КАМАЗ” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум, шулай ук К(И)ФУ белән Прага шәһәрендәге Чехия техник университеты арасындагы хезмәттәшлек турында меморандум.
“Бүген без Протон терапииясе үзәге эше белән таныштык һәм бу проект безне бик кызыксындырды, - диде Татарстан Президенты. – Без киләчәктә шушы үзәк белән уртак проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген караячакбыз”.
Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аны Россиягә визиты кысаларында Татарстан Республикасына килергә дә чакырды. Аерым алганда, ул Казан Кремлен – археологик эшләр барышында чех тәңкәсе табылган һәм Казанның 1000 еллыгы билгеләнгән урынны карарга тәкъдим итте.