Рөстәм Миңнеханов: Республика федераль максатчан программаларда актив катнаша, бу ярдәм алырга мөмкинлек бирә

03.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмәдә катнашты. Төп тема – республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативаларын алга этәрү. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Чара ТР Министрлар Кабинетында узды.

«Узган ел киеренке һәм интенсив булды, без пандемия шартларында эшләдек, сайлаулар һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүләр дә билгеле бер җаваплылык йөкләде, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, 2020 елга нәтиҗә ясап. - Хәзер безгә икътисадны үстерүне тәэмин итү мөһим. Республика федераль максатчан программаларда актив катнаша, бу ярдәм алырга мөмкинлек бирә».

Татарстан Президенты депутатларга һәм сенаторларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың 2021 елда федераль программаларда һәм милли проектларда катнашуын тәэмин итү, Россия Хөкүмәте белән эшне активлаштыру бурычын куйды. Парламентарийларга шулай ук закон чыгару эшен көчәйтергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының закон чыгару инициативаларын тормышка ашыруга аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел РФ Дәүләт Думасында Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан төрле елларда кертелгән 17 закон инициативасы каралган (шуларның дүртесе 2020 елда кертелгән). Дүрт проект федераль закон итеп кабул ителгән, 9ы – кире кагылган; 2се Дәүләт Советы тарафыннан кире кагылган һәм 2се эшләп бетерелергә тиеш. 2020 елда депутатлар һәм сенаторлар 26 инициативаның авторлары яки автордашлары булып чыгыш ясаган. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен Дәүләт Думасының юнәлеш комитетлары һәм Дәүләт Советының закон чыгару мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә чакырды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2020 елда республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү һәм 2021 елга планнар турындагы нотык белән чыгыш ясады.

Министр билгеләп үткәнчә, узган ел, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстанда пандемиянең икътисадка йогынтысын киметүгә ирешкәннәр. 2020 елда республика икътисадына федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчалар арасында – федераль программалар, илкүләм проектлар, субсидияләр һәм субвенцияләр, шулай ук дәүләт корпорацияләренең, үсеш институтларының һәм федераль фондларның инвестицион программалары акчалары да бар.

Россия Федераль Собраниесендә Татарстан депутатлары белән очрашулар инде традициягә әверелгән. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәркайсын берәр депутат җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшче төркемнәр эшчәнлеген координацияләүне һәм гомуми җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра.

Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре – федераль акчаларны җәлеп итеп, республика проектларын тормышка ашыруда катнашу, республика мәнфәгатьләрен яклау һәм алып барыла торган юнәлешләр буенча проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү, шулай ук Татарстанның Федераль Собраниедә закон чыгару инициативаларын карау.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте.