Минтимер Шәймиев: “Республика нефть тармагының конкурентларга каршы торырлык нигезе бар”

16.07.2008

Бүген Алабуга районындагы Кама утрауларының берсендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “галстукларсыз” форматында республика нефть компанияләре башлыкларының гадәттәге очрашуы булды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Очрашуны ачып, республика башлыгы агымдагы социаль-икътисади хәлдән канәгать булуын белдерде. Күрсәткечләр комплексы буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан һәм иң мөһиме – халыкның сатып алу мөмкинлеге буенча. “Ничә еллардан соң, Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакының дәрәҗәсе буенча тәүге тапкыр беренче урынга чыкты”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Нефть тармагындагы мәсьәләләргә күчеп, Татарстан Республикасы Президенты углеводород чималының запаслары үсешен стимуллаштыру һәм нефть чыгаруны арттыру буенча федераль үзәк башкарган чараларны уңай бәяләде. “Хәзер инде барысына да барып җитте, ә без бу турыда якынча 8 ел элек сөйли башлаган идек, - диде Минтимер Шәймиев. - Ә бит күп капитал кертелә торган мондый тармакта хәлне кыска вакыт арасында гына төзәтү мөмкин түгел”. “Шуның белән бергә (шул арада) Татарстан илдә нефть чыгару дәрәҗәсе төшкәндә дә “кара алтын” чыгаруны арттырып кына калмый, ә узып бара торган темплар белән аның запасларын арттыра”, - дип билгеләп үтте Президент. Ул шулай ук хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә төп игътибар кече нефть компанияләренә ярдәм итүгә бирелә башлауга игътибар итте. “Бу шулай ук республика тарафыннан үз вакытында дөрес юл сайлануы турында сөйли”, - диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренә караганда, нефть продуктларына тарифларның югары булуы хакында Владимир Путинның күптән түгел белдергән фикереннән соң, Татарстан үзендә махсус кече нефть компанияләре өчен нефть эшкәртү заводы төзергә тәкъдим итте. Ул бу базарда бәяләрнең үсүен тоткарларга ярдәм итәчәк.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов “нефть саммиты”нда катнашучыларга компаниянең агымдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. 2008 елның 6 ае эчендә “Татнефть” 13 миллион тоннадан артык нефть чыгарган, бу узган елның шушы чорындагы күрсәткечләрдән 0,7 процентка күбрәк. Татарстан нефть компанияләре тарафыннан барлыгы 16,27 млн. тонна әлеге чимал чыгарылган. Үсеш – 1,4 процент.
374 мең метр борауланган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 26 млрд. сум чамасы тәшкил итте. Быел Татарстан Республикасы чигеннән тышта нефть чыгаруны, 315 мең тоннага җиткереп, 1,6 тапкыр арттыру планлаштырыла. Сирия һәм Ливиядә проектларны тормышка ашыру дәвам итә.
Югары үзлелеккә ия булган битумлы нефть ятмаларын тәҗрибәи-сәнәгый чыгару эше алып барыла. Ашалчыдагы нефть чыга торган урыннарда горизонталь скважиналарның өченче пары борауланган. “Татнефть”нең шина комплексы үсеп (ныгып) килә. Тоташ металлокордлы шиналар җитештерү эшен оештыру конкуренциягә сәләтле яңа продукцияне үзләштерүдә чираттагы адым булачак.
Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефтехимия комплексын төзү өчен 6 ай эчендә 11 млрд. сум җибәрелгән, ә төзелеш башланганнан бирле монда 31 млрд. сум тотылган. Нефтьчеләрнең проблемаларына күчеп, Шәфәгать Тәхаветдинов тармакның салым салу системасын камилләштерергә кирәклеге турында (мәсәлән, битумлы нефть ятмаларын чыгару, шулай ук нефть чыга торган вак урыннарны билгеләү буенча) сөйләде.
“Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев Татарстандагы 34 кече нефть компаниясенең беренче яртыеллыкта якынча 3,2 млн. тонна нефть чыгаруын (бу 2007 елның шушы чор күрсәткеченнән 4,3 процентка күбрәк) хәбәр итте.
“Нефтеконсорциум” җитәкчесе узган елдагы шушындый очрашуда нефтьчеләрнең Татарстан Республикасы Президентына тармак ихтыяҗлары өчен җир калдыруда авырлыклар барлыкка килүдән зарлануын искә төшерде. Күрелгән чаралар аркасында, хәзер бу процедураның сроклары 5 тапкырга кыскартылган. Бу юлы Ф.Вәлиев республика башлыгына нефтьчеләргә инде федераль дәрәҗәдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, монда торба үткәрү транспортында “сыйфат банкы”н кертергә әзерләнү, бер юлдан бара торган газны яндырган өчен санкцияләрне кырысландыруга бәйле рәвештә нефть компанияләрендә барлыкка килү ихтималы булган авырлыклар турында сүз бара. Соңгы мәсьәләгә карата Минтимер Шәймиев түбәндәгеләрне әйтте: ул, нефть газын транспортлау өчен, нефтьчеләргә “Газпром” торба үткәргечләреннән файдаланырга рөхсәт бирү кирәклеген федераль дәрәҗәдә күтәргән.
Узган елгы “нефть саммиты”нда республика башлыгы Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршында җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-техник совет төзү кирәклеге турында әйтте. Бу бурычның ничек үтәлгәнлеге хакында җир асты байлыклары, нефть һәм газдан файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты янындагы Дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина сөйләде. Аның мәгълүматы буенча, узган елның декабреннән эшли башлаган җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-техник совет үзенең утырышларында тармак өчен әһәмиятле булган кайбер мәсьәләләрне караган инде. Мәсәлән, Татарстандагы көнбатыш якларның нефтьлелек перспективалары, 2020 елга кадәр ягулык-энергетика комплексын үстерү программасы, бер юлдан бара торган нефть газыннан файдалану, табигый битум ресурсларын үзләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча законны камилләштерү турында сүз барды.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин киңәшмәдә катнашучыларга кече нефть компанияләре өчен нефть эшкәртү заводы проектын әзерләүнең барышы турында хәбәр итте. Кече диаметрдагы скважиналарны бораулау тәҗрибәсе турында “ТАТЕХ” ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин сөйләде. Нефть һәм нефть газы чыга торган урыннарны билгеләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президентының консультанты Ренат Мөслимов үзенең чыгышында пластларның нефть бирүен арттыру мәсьәләләренә басым ясады.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы нефть тармагының конкурентларга каршы торуы өчен кирәк булган бөтен нәрсәсе дә: алдагы буыннар тәҗрибәсе, квалификацияле кадрлар, алдынгы фән барлыгын әйтте. Шушыларга, Президент сүзләренә караганда, яңа технологияләр һәм яңа фикерне өстәргә кирәк.
"Татар-Информ"