Рөстәм Миңнеханов: Казан Суворов училищесы – республикабыз байлыгы

23.02.2021

Казан Суворов хәрби училищесы – республикабыз байлыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Суворов училищесында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия илне сакларга сәләтле иң заманча коралга ия, әмма армиядә иң мөһиме – кешеләр.

«Безнең һәркайсыбыз – үз Ватанының патриоты. Без көчле Россия яклы, армиядән башка бу мөмкин түгел. Ватанны саклауга багышлаучылар алдында баш иям. Суворов училищесында сез бишенче сыйныфтан ук патриотлыкның иң яхшы традицияләрендә тәрбиялисез. Биредә сезнең өчен менә дигән шартлар тудырылган. Республика киләчәктә дә сезгә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Валерий Миронченко Татарстан җитәкчелегенә хәрби уку йортларына күрсәтелгән зур игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул республиканың 90 нчы елларда Валерий Миронченко җитәкләгән Казан танк училищесына ярдәм күрсәтүен искә төшерде. "Офицерларга хезмәт хакы түләмәгән, азык-төлек, складлары буш вакыт иде бу. Мин ул вакытта Рөстәм Нургалиевич янына бардым һәм ярдәм сорадым. Ул үзенең оптимизмы белән: „Борчылма, икмәк, сөт һәм бәрәңгесез калдырмабыз сезне“, - диде. Шул чакта мин Татарстанда үз кешеләрен ярдәмсез калдырмауларын аңладым", - дип билгеләп үтте Валерий Миронченко.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 14 яше тулган курсантларга РФ паспортларын тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.