Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының икътисадта дәүләти җайга салу Департаменты директоры Андрей Шаров белән очрашты

15.07.2008

Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының икътисадта дәүләти җайга салу Департаменты директоры Андрей Шаровны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, «Идея» инновация-җитештерү технопаркы директоры Сергей Юшко, Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сергеева катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу кысаларында Шаров әфәндегә “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” дигән проект күрсәтелде.
Тәкъдир итү кичәсендә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт порталы үсә, көтелмәгән юнәлеш ала, кулланучылар тарафыннан популярлаша бара. 1 айда 105 кеше кереп караган, 1,5 млн. бит карап, укып чыгылган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Мәгълүмати технологияләр үзәге мәгълүматлары буенча министрлыклар һәм ведомстволарның 120 дән артык сайты барлыкка килгән. Порталның төп бурычы – халыкка дәүләти ярдәм күрсәтү.
Николай Никифоров “Дәүләт – халык”, “Дәүләт – бизнес” сервислары ярдәмендә хезмәт күрсәтүне кабул итүгә адым ясау процедурасы турында җентекләп сөйләде. “Эшмәкәрләр өчен кайнар сызык” һәм “Рәсәй дәүләт унитар предприятиесенең “Техник инвентарьлаштыру бюросы” дип аталган кайнар сызыгы” сервисларына ул аерым тукталып үтте.
“Бүген Татарстан Хөкүмәтенең максаты инфокоммуникация технологияләрен куллану исәбенә халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүне җайлаштыруга юнәлдерелгән, - диде Николай Никифоров, - бу исә хакимиятнең барлык - федераль, төбәк һәм муниципаль өлкәләренә дә карый”.
Моннан тыш “Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте” проектын тәкъдир иткәндә Николай Никифоров, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан башлап, башкарма хакимиятнең федераль органнары интернет челтәрендә (дәүләтнең хезмәт күрсәтү порталы), ресурслар һәм бөтенрәсәй дәүләт мәгълүматлар үзәге инфраструктураларын кулланып, гражданнарга һәм оешмаларга дәүләт хезмәте күрсәтүнең бердәм сайты аша дәүләти хезмәт күрсәтергә җыенуларын искә төшерде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 25 нче декабрендә кабул ителгән “Гражданнарга һәм оешмаларга дәүләт хезмәте күрсәткәндә Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара мәгълүмати бәйләнешен тәэмин итү буенча кайбер чаралар турында” дигән 931 нче номерлы карары).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте