Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен федераль ярдәм алачак
15.07.2008Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган федераль конкурсның беренче этабы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен федераль ярдәм алачак.
Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләти җайга салу Департаменты директоры Андрей Шаровларның
очрашуларыннан соң хәбәр итте.
Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, конкурсның гомуми бюджеты 3 млрд. сум тәшкил итә һәм Татарстан инде ай дәвамында ук 166 млн. сум күләмендәге беренче акчасын алачак. Әлеге сумманы кече һәм урта эшмәкәрлеккә электр челтәренә технологик тоташтырулар өчен субсидия түләүгә, шулай ук “эшмәкәрләргә ашыгыч ярдәм” проектына һәм эшмәкәрлек эшен башлап җибәрүдә булышлык итү программасы үсешенә (бизнес ачуга, регистрация үткәрүгә, лицензия ясауга) түләү күздә тотыла.
Болардан тыш Тимур Шаһивәлиев сентябрь аенда Татарстан Республикасының Кама индустриаль «Мастер» паркы үсешен (200 млн. сум), “Татарстан Республикасы Лизинг кече эшмәкәрлек компаниясе”н (150 млн. сум.) һәм башка берничә шундый кызыклы проектларны финанслау өчен өстәмә рәвештә тагы чама белән 500 млн. күләмендә акча алырга мөмкинлеген хәбәр итте.
Журналистларның сорауларына җавап бирү барышында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган федераль конкурс кысаларында Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлеге үсешенә ярдәм итүнең паритетлы нигездә тормышка ашырылачагын билгеләп үтте.
“2008 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итүгә барлык булган чыганаклардан 2 млрд. сум күләмендә акча бүленеп биреләчәк”, - дип белдерде Тимур Шаһивәлиев.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте