Мәскәүдә, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Текинт” компанияләре төркеме җитәкчесе Джанфеличе Рокка белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышты.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә Равиль Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Италия ягыннан - “Текинт проектлау һәм төзелеш” компаниясе генераль директоры һәм өлкән вице-президенты Паоло Биджи һәм Паоло Федели, “Меделикс” ЯАҖ директорлар Советы Валерий Безверхний, “Текинт”ның Россиядәге партнеры. “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясеннән авиация проектлары буенча идарәче директор Алексей Федоров булды.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Италия компанияләре “Фиат”, “Пирелли”, “Текнимонт” һәм башкалар белән уңышлы хезмәттәшлек итә дип билгеләп үтте. “Алабуга” МИЗның резиденты – “Пиксар Коатингс” компаниясе, “Интеза” банкы белән хезмәттәшлек үсә бара.
2012 елда Татарстан белән Италия арасында тышкы сәүдә әйләнеше якынча 3,5 млрд АКШ долллар тәшкил итә. Италия республика сәүдә партнерлары арасында Нидерландтан кала икенче урында тора.
Татарстан Италиягә нефтехимия, пластмасса продукциясен, синтетик каучук, агач материаллары, тире-күн чималын һәм башкаларны экспортлый. Италиядән республика механик һәм электрик җайланмалар, оптик приборлар һәм аппаратлар, керамика эшләнмәләре, полимер материаллар һәм башка продукция кертә.
“Без Италия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез һәм безнең эшлекле багланышларыбыз киңәюгә бик шатбыз. “Текинт” компанияләре төркеме республика бизнесында үз урынын алыр дип ышанабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Текинт” компанияләре төркеме җитәкчесе Джанфеличе Рокка компания корпорациясе эшчәнлеге турында сөйләде. Аңа 1945 елда нигез салынган, эшчәнлекнең төп юнәлешләре – энергетика сәнәгате өчен торбалар китереп тору һәм шуңа охшаш хезмәтләр күрсәтү, металлоконструкцияләр җитештерү; проектлау эшләре, матди-техник тәэминат һәм төзелеш; ятмаларны разведкалау, нефть, газ чыгару һәм транспортлау; сәламәтлек саклау.
Корпорация составына керүче “Текинт проектлау һәм төзелеш” компаниясе төрле илләрдә проектлау эшләре, матди-техник тәэминат һәм төзелеш буенча шактый тәҗрибәгә ия, инженерлык эшләнмәләре һәм нефть-газ, химия һәм энергетика сәнәгате өчен объектлар төзү белән шөгыльләнә, нефть химиясе җайланмаларын төзүдә специальләшә.
Рөстәм Миңнеханов “Текинт” Италия компаниясе җитәкчелегенә республика белән хезмәттәшлекнең өч юнәлешен күрсәтте. Сәламәтлек саклауда корпорациянең уңышларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты бу өлкәдә эш башларга тәкъдим итте. “Хезмәттәшлек рәвешләре төрле булырга да мөмкин – белгечләр алмашудан алып республика территориясендә сезнең клиниканы ачуга кадәр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Хезмәттәшлекнең икенче мөмкин юнәлеше – нефть химиясе сәнәгате.
Компания Россия базарында бик аз эшли, Татарстан Республикасы Президенты Италия ягына Россиядә , шул исәптән Татарстан Республикасында да производство булдырыга тәкъдим итте, бездә махсус икътисадый зона бар, диде.
Яклар өч ай эчендә әзерләнергә һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча җентекләп фикер алышырга дип килештеләр. ““Текинт” компанияләре төркеменең республика белән хезмәттәшлеге озак сроклы һәм үзара файдалы булса без бик шат булачакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.