Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарарсында катнашты

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының элеккеге Рәисе, Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасында булды. Чара ТР Арбитраж суды бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды, шулай ук Рәшит Сәлаховның туганнары һәм якыннары белән сөйләште.

Элегрәк телеграммада Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәлаховны республиканың судьялар корпусының лаеклы ветераннарының берсе дип атады. «Талантлы җитәкче, гаҗәеп эшкә сәләтлелек һәм үз эшенә бирелгән кеше, туган республиканың чын патриоты. Татарстан Республикасы Арбитраж суды җитәкчелегендә унбиш ел эшләү дәверендә ул Татарстанда яңартылган Арбитраж суд производствосын торгызу өчен күп эш башкарды, югары профессиональ коллектив җыйды, үзе турында иң яхшы истәлек калдырды, без аны йөрәкләребездә мәңге сакларбыз», - диелә текстта.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Сәлахов 2021 елның 14 февралендә 80 яшендә вафат булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.