Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлахов вафаты уңаеннан Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровковка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Хөрмәтле Максим Сергеевич! Татарстан судьялар корпусының лаеклы ветераннарының берсе, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлаховның вафат булуы уңаеннан тирән кайгымны белдерәм.
Талантлы җитәкче, эшкә гаҗәеп сәләтлелек һәм үз эшенә бирелгәнлек, туган республикасының чын патриоты, Татарстан Республикасы Арбитраж суды җитәкчесе булып унбиш ел эшләү дәверендә ул Татарстанда яңартылган Арбитраж суд производствосын торгызу өчен күп эш башкарды, югары профессиональ коллектив җыйды, үзе турында безнең йөрәкләрдә озак сакланачак изге истәлек калдырды.
Сезнең, Татарстан Республикасы Арбитраж суды коллективының тирән кайгысын уртаклашам, Рәшит Ислам улының туганнарына һәм якыннарына да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Бу кайгылы көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».