Рөстәм Миңнеханов Covid-19 профилактикалау чаралрын үтәү турында: Безнең мәктәпләр һәм балалар бакчалары үрнәк булып тора

13.02.2021

Татарстанда Covid-19авыруының яңа очраклары арту темпы 0,4%ка кадәр кимегән. Ил күләмендә республика шулай ук уңай позицияләрнең берсен били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта шәһәр һәм районнарда 103 вакцинация пункты ачылган. «Аларның санын 250 гә җиткерербез дип уйлыйм. Иң мөһиме – вакциналар вакытында килсен. Бүгенге көндә инде 40 мең 823 кеше вакциналаштырылган. Көтүчеләр битендә – 6 меңнән артык кеше, конкрет даталар бар, кем, кайда прививка ясый ала", - диде ТР Президенты.

Роспотребнадзор идарәсе үз эшен дәвам итә. Агымдагы атна эчендә 610 объект тикшерелгән, шуларның 43ендә хокук бозулар булган. 27 беркетмә төзелгән. Менделеевск районында бер җәмәгать туклануы объекты эшчәнлеге туктатылган. Югары уку йортларын тикшерү төгәлләнгән. Югары мәктәпләр буенча хәл сизелерлек яхшырган: 27 югары уку йортының 26сында барлык таләпләр дә катгый үтәлә. "Тиешле бәя бирергә кирәк, профилактика чараларын үтәү буенча безнең мәктәпләр һәм балалар бакчалары үрнәк булып тора. Тик контрольне киметергә ярамый", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, дүшәмбе көнне, 15 февральдә, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. "Муса Җәлил – безнең горурлыгыбыз, батырлык, каһрманлык һәм идеалларга тугрылык үрнәге. Киләчәк буыннар өчен безнең геройларыбызның тормыш, иҗат тарихын, батырлыкларын саклап калу һәм тапшыру бик мөһим. Муса Җәлил чагылдырган һәм үзе гамәлгә ашырган югары әхлакый кыйммәтләр безнең һәм балаларыбыз өчен тормыш ориентирлары булырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Шулай ук 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне билгеләп үтелә. Хәрби хәрәкәтләрдә 11 меңнән артык татарстанлы катнашкан, шуларның 296сы һәлак булган. 2 мең 344 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга мемориал ачу планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.