Татарстан Президенты Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Лященко белән очрашты

12.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Алексей Лященко белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Алексей Лященко Дәүләт Думасы депутаты итеп 2016 елда сайланган, Финанс базары буенча комитет составына керә.

Очрашуда партнерлык (ислам) банкингын үстерү һәм ислам финанславы инструментларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, кайбер финанс оешмалары вәкилләре катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.