Рөстәм Миңнеханов: Ростехнадзор белән уртак эш нәтиҗәсендә сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эше тәэмин ителде

12.02.2021

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме утырышында хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Демин, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы – Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре, хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар. Төп нотык белән Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Родион Карпов чыгыш ясады.

Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең хокук идарәсе башлыгы Дмитрий Яковлев 2020 елда Ростехнадзор эшчәнлеге өлкәсендәге законнарга кертелгән үзгәрешләр турында чыгыш ясады.

Нефть һәм газ разведкасы һәм аларны чыгару буенча генераль директорның беренче урынбасары – «Татнефть-нефть чыгару» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов нефть-газ комплексын үстерүнең төп юнәлешләре һәм Татарстан Республикасында нефть ятмаларын эшкәртүдә заманча алымнар турында нотык сөйләде.

ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә ясаган чыгышының тезислары:

Татарстан – Россия Федерациясенең индустриаль яктан иң алга киткән төбәкләреннән берсе. Республика сәнәгать җитештерүе, төп капиталга инвестицияләр һәм төзелеш буенча алдынгы урыннарны били.

Республиканың нефть, газ, химия комплексы өчен 2020 ел пандемия белән бәйле рәвештә аеруча авыр булды. Барлык илләр диярлек кертелгән чикләү чаралары нефть, нефть продуктларына һәм нефть-газ химиясе продукциясенә ихтыяҗның шактый кимүенә китерде. Шуңа да карамастан, без нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, машина төзелеше, шулай ук транспорт инфраструктурасы объектларында масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә алдык. Әлеге проектлар – безнең төп үсеш нокталарыбыз, республиканың алга таба социаль-икътисадый үсешенең нигезе.

Сәнәгать үсеше сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык таләпләрен үтәү, төзелеш күзәтчелеген алып бару мәсьәләләренең югары әһәмиятен билгели. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Ростехнадзордан килгән коллегаларыбыз белән уртак эш нәтиҗәсендә узган елда безнең сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эше тәэмин ителде; билгеләнгән вакытта «ТАНЕКО» комплексында яңа җитештерүләр эшләтеп җибәрелде; «Түбән Кама нефть химиясе»ндә яңа олефин комплексын төзү буенча Татарстан өчен стратегик проектны гамәлгә ашыруын дәвам итте.

Аерым билгеләп үтәм, безгә М-12 яңа трассасын төзү буенча зур уртак эш башкарырга кирәк.

Торак төзелеше өлкәсендә шактый эш башкарылды. 2020 елда 2 млн. 680 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Торак тапшыру күләме буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 5 нче урында, Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Ростехнадзорга нәтиҗәле уртак эш, проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча, Идел буе идарәсе күзәтчелегендәге территориядә сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча системалы эш алып барыла, дигән нәтиҗә ясарга була. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан идарә коллективы тарафыннан 6 меңнән артык тикшерү үткәрелгән; даими рәвештә укыту-тренировка дәресләре үткәрелә.

Шул ук вакытта, күрелгән чараларга карамастан, 2020 елда 13 авария булган, аларда 10 кеше һәлак булган. Ростехнадзор идарәсенә, предприятие җитәкчеләре белән берлектә, Прокуратура белән берлектә, алга таба мондый хәлләргә юл куймас өчен, һәр аварияне анализларга кирәк.

Безгә «ТАНЕКО»комплексының яңа җитештерүләрен, «Түбән Кама нефть химиясе»ндә этилен комплексын, энергетика объектларын төзү проектлары буенча шактый эш башкарырга кирәк. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе коллективына хисап елында башкарылган эшләре һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешегез өчен, ә Ростехнадзор җитәкчелегенә безнең республика белән конструктив уртак эш өчен рәхмәт.

Йомгаклау киңәшмәсе тармакның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре, башка аерым тамгалар тапшыру белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.