Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин: “Чит ил гастарбайтерлары хезмәт базарындагы киеренкелеккә йогынты ясамыйлар һәм эшсез гражданнарның эш урыннарын биләмиләр”
14.07.2008Икътисадта һөнәри кадрларга булган объектив ихтыяҗларны исәпкә алып караганда, Татарстан Республикасы икътисадына 60 меңләп чит ил эшчеләрен тартып китерергә һәм файдаланырга кирәк була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасына чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Айрат
Шәфигуллин ведомствоара комиссия әгъзаларына, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына төбәкләрдән гаризалар кабул итү вакыты бетеп барганлыктан, структурага төзәтмәләр кертмичә генә, 60,1 мең чит ил белгечен эшкә җәлеп итү ихтыяҗын хәл итү турындагы тәкъдим белән чыкты. Алга таба ул эшсезлек ситуациясен һәм республика икътисадына чит ил эшчеләрен тартып китерү зарурилыгын җентекләп аңлатты.
Рәсәй халкы арасында эшче һөнәренең дәрәҗәсе югалу шуңа китерде ки, Татарстан Республикасы өчен чит ил эшчеләрен кертү квотасы 68,7 мең кеше күләмендә билгеләнде, хезмәт эшчәнлеген башкару өчен чакырулар кабул итү - тагын 7 мең кеше.
2008 елга Татарстан Республикасында 117 эшкә алучының эшче көчләргә булган ихтыяҗы (федераль норматив актларга туры китереп) 14,5 мең кеше хисабында билгеләнде. Аларның 8,5 меңе визасыз керү тәртибендә (якын чит илләр) һәм 6 мең кеше виза белән керү тәртибендә (Грузияне исәпкә кертеп) карала.
Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, ведомстволар тарафыннан эшкә алучылар игълан иткән ихтыяҗ күләме башта республикада, ә соңыннан Рәсәйдә шактый киметелде.
Шуның нәтиҗәсендә аерым һөнәри-квалификация төркемнәре буенча квота инде 2008 елның мартында ук бетерелде.
Бүген, өстәмә гаризаларны да исәпкә алып, Татарстанда эшкә алучыларның чит ил эшче көчләренә булган ихтыяҗы 2008 елда 41,4 мең кеше тәшкил итә, шулардан 29,2 мең кеше – якын чит илләрдән һәм 12,2 мең кеше - ерак чит илләрдән.
Айрат Шәфигуллин шулай ук республикада легаль гастарбайтерлар (килеп эшләүчеләр) саны артуын билгеләп үтте: 2006 елда республикага махсус рәвештә 7,9 мең кеше , 2007 елда инде 18,9 мең кеше килгән.
2008 елда республикада беренче тапкыр чит ил эшче көчләренә куелган квота һөнәри-квалификация төркемнәре һәм илләр күзлегеннән карап расланды. Чит ил гражданнары өчен игълан ителгән ваканциядәге буш урыннарның күпчелегенә 6 меңнән 20 меңгә кадәр булган хезмәт хакы тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Рәсәйдә гастарбайтерларның җирле халыкка караганда азрак хезмәт хакы алулары турындагы фикернең дөрескә туры килмәвен әйтте. Ул иммигрантларның чагыштырмача җаваплырак, эшне төгәл башкаручан һәм теләсә нинди эш шартларына да риза булуларын ассызыклап үтте. Ләкин чит ил эшчеләрен чакырып китерүнең төп сәбәбе – хәзер җирле халык арасында эшкә алучыларның төп ихтыяҗы булган эшче көчләрнең җитмәве.
“Әйе, без хәзер эшче белгечлеген яңадан күтәрү өчен тырышабыз,- диде Айрат Шәфигуллин. – Республикада эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру программасы кабул ителде. Белем бирү учреждениеләренең программалары да үзгәрә, беренче булып хезмәт базарында соралган һөнәрләргә өйрәтү оештырыла, бетончы, арматурчы төркемнәре җыелды. Ләкин әллә ни зур булмаган бу сан гына ихтыяҗны каплый алмый”.
2008 елның 1 июленә республикада 19 мең эшсез теркәлгән. Шуның белән бергә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 30 мең вакансия (буш эш урыны) бар. Шулай итеп, читтән җәлеп ителә торган эшче көчләр хезмәт базарындагы киеренкелеккә зур йогынты ясамый һәм җирле эшсез халык дәгъва итә торган урынны да били алмый, - дип саный Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы.
Гомумән алганда, Татарстанда эш белән тәэмин ителү санының чит ил эшчеләренә туры килә торган өлеше 1,05% тәшкил итте. Эшче мигрантларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия һәм Әзербәйҗанга туры килә.
2009 елга 60 мең чит ил белгеченә ихтыяҗ барлыгы турында гаризалар кабул ителде. Шул исәптән 43,6 меңе - визасы булмаган илләрдән һәм 16,5 меңе – ерак чит илләрдән. 55%ы төзелеш эшенә чакырыла, 18% ы - транспортка, 8,7%ы - эшкәртү сәнәгатенә, 5,6%ы - сәүдә һәм җәмәгать туклануына.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте