Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2021 елга бурычларына багышланды һәм видеоконференцэлемтә режимында узды.
Видеоэлемтә аша киңәшмәдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россиядә нефть чыгару 10 ел элек булган дәрәҗәсенә кадәр кимеде һәм 513 млн.тонна тәшкил итте. Нәтиҗәдә, күпчелек нефть чыгару компанияләре операция һәм капиталь чыгымнарны оптимальләштерү юлларын эзләргә мәҗбүр булды. Моны беренчеләрдән булып нефть сервисы компанияләре сизде. Россия сервис базарының 20-25%ка кимүе белән бәяләнә (Deloitte консалтинг компаниясе бәясе). Апрель аенда "ОПЕК"ның нефть чыгару күләмен рекордлы кыскарту турындагы яңа килешү төзүе кризисны җиңеп чыгу буенча мөһим адым булды. Килешү гамәлдә булган беренче ике айда (агымдагы елның май-июнь айларында) анда катнашучылар нефть чыгаруны тәүлегенә 9,7 млн баррельгә кыскарттылар. Бу базардагы хәлне июнь ахырына ук тотрыкландырырга мөмкинлек бирде.
Тулаем алганда, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия нефтькә дөньякүләм бәяләрне көйләүдә төп роль уйнавын дәвам итте. Шул ук вакытта узган ел салым өлкәсендә үзгәрешләр кабул ителде, алар тармакка салым йөкләнешен сизелерлек арттыруга китерде. Аерым алганда, 2021 елның 1 гыйнварыннан аеруча үзле нефтьнең 80%тан артыграгы эшкәртелгән нефть ятмалары өчен НДПИ ставкаларына һәм экспорт пошлинасына киметүче коэффициентлар гамәлдән чыгарылды.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда нефть чыгару 10,8%ка кимегән (2019 елга карата), 32,7 млн тонна нефть чыгарылган. «Татнефть» ГАҖ буенча нефть чыгару 25,7 млн.тонна тәшкил итте. Республиканың кече нефть компанияләре якынча 7 млн. тонна нефть чыгарган, бюджетның барлык дәрәҗәләренә якынча 78,4 млрд. сум акча кертелгән.
Нотык белән Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Родион Карпов чыгыш ясады. «Нефтеконсорциум» компаниясенең баш инженеры Олег Вышенский Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2020 елгы эш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлары турында сөйләде.
Файдалы казылма запаслары буенча дәүләт комиссиясенең Казан филиалының узган елгы эш нәтиҗәләре һәм шушы елга бурычлары турында филиал директоры Нәкыйп Гатиятуллин чыгыш ясады.
«Татнефть» ГАҖнең «Татнефть нефть чыгару» баш маркшейдеры урынбасары Дамир Гыйләев резервуарларның торышын күзәтүнең инновацион методларын куллану мәсьәләсе турында сөйләде.