Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренә чит ли эшчеләрен җәлеп итү һәм аларның хезмәтләреннән файдалану эшен тәртипкә китерергә тәкъдим итте
14.07.2008Татарстан Республикасы икътисадында чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм аларның хезмәтләреннән файдалану мәсьәләләрен бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән ведомствоара комиссия утырышында карадылар.
Доклад белән Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль ярдәм министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, бу юнәлештәге эшне тәртипкә салырга, шулай ук башка илләр тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Моның өчен хөкүмәтара дәрәҗәдә аралашу оештырырга кирәк булуы да ихтимал.
Татарстан Республикасы вице-премьеры Равил Моратов, барыннан да элек, үзебезнең хезмәт базарын тәртипкә китерергә тәкъдим итте, чөнки республикада рәсми эшсезлек хөкем сөргәндә, чит илдән эшче көчләрне чама белән генә кертергә кирәк. “Хезмәт ресурсларының балансын төзү зарури, - диде ул. – Республикада эшсезлек хәле динамикасы торган саен ныграк үсә бара”.
Шуңа карамастан, ведомствоара комиссия утырышында “КАМАЗ” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм Түбән Кама предприятиеләренең билгеле бер квалификациягә ия булган чит ил эшчеләрен эшкә тарту турында гариза бирүләре хакында мәгълүматлар яңгырады. Шулай булса да, бу җитештерү предприятиеләренең эшче көчкә ихтыяҗы ел саен арта бара.
Рөстәм Миңнеханов эшкә алучылар белән мөнәсәбәтләрне хәзер документаль регламентлаштыруның (тәртипкә салуның) кирәклеге турында әйтте, чөнки чит ил эшчеләрен кертү аларның киләчәктә һичшиксез эшкә урнашуларын таләп итә.
“Чит ил белгечләренең квотасын дөрес бүлгәләү өчен, эшкә алучылардан аларга кирәк булган хезмәт ресурсларына алдан ук гаризалар җыярга кирәк, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Без Рәсәйдә моңа кадәр булган ресурсларны кулланырга, Кораллы Көчләрдәге сроклы хезмәттән киткән гражданнарны җәлеп итәргә тиешбез – алар бездә квалификацияләрен күтәрү курслары узып, җитештерү өлкәсендә үз урыннарын таба алырлар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте