Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык башлыгы белән очрашты

11.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Рөстәм Миңнеханов Игорь Бариновка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Татарстанга визиты кысаларында Игорь Баринов Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше барышы белән танышты, Галиев мәчетендә булды, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты, шулай ук җирле дини конфессияләр вәкилләре белән аралашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.