Рөстәм Миңнеханов: “Муниципалитетлар җитәкчелеге капремонт ясау мәсьәләләрендә халык белән киңәшләшергә тиеш”
12.07.2008
Бүген Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен торак йортларга капремонт ясау мәсьәләсе буенча халык белән очрашуга чакырды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында ремонт эшләре 1569 күпфатирлы торак йортта башланган. Бу – планлаштырылган санның 77 % ы. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең игътибарын эшнең бер өлешен елның җылы вакытына күчерергә һәм, шуңа бәйле рәвештә, капремонт ясау графикларына төзәтмәләр кертергә кирәклегенә юнәлтте. Премьер-министр сүзләренә караганда, эшнең күпчелеген 15 нче сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 12 муниципалитетның әлегә исәп-хисап тотмавын билгеләп үтте. “Бу безнең республикага дәгъва белдерү өчен нигез булырга мөмкин, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фондыннан безнең әле тагы 3 ел акча аласыбыз бар, һәм без барлык регламентларны да үтәргә тиешбез. Хисап бирү формасы хәзер бер генә төрле булачак, ләкин бөтен срокларны да сакларга кирәк”.
Киңәшмәдә катнашучыларга капиталь ремонтның барышы турында республиканың вакытлы матбугат чаралары материаллары буенча “Татар-информ” мәгълүматлар агентлыгы тарафыннан әзерләнгән фильм күрсәтелде. Корреспондентларның репортажларында капиталь ремонтның җитешсезлекләре күрсәтелде: квалификациясе булмаган төзүчеләр, сыйфатсыз башкарылган ремонт һәм шуның нәтиҗәсе буларак – күпчелек кешеләрнең кискен рәвештә канәгатьсезлек белдерә башлавы.
“Без файдалы эшләр башкарабыз, ләкин шуның өчен безгә шелтә белдерәләр,- диде Рөстәм Миңнеханов. – Халык белән ешрак аралашырга кирәк. Кешеләр белән очрашып сөйләшү, аларның фикерен белү - муниципалитетларның бурычы”.
“Әлбәттә, кешеләр дә кайчак арттырып җибәрәләр. Әмма алар – безнең кешеләр, шуңа күрә аларны ышандырырга һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Мәсәлән, канализациягә ремонт ясау вакытына ишегалдында биобәдрәфләр кую алай ук кыйбатка төшми”, - дип саный Хөкүмәт башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципалитетлар җитәкчеләрен капиталь ремонтның сыйфатлы башкарылуын күзәтеп торырга һәм өстәмә эшләр өчен акча табарга чакырды. “Без бу йортларда нидер эшләү турында гомер буе хыялландык. Һәм хәзер безгә акча бүлеп бирелде – шулай булгач ремонтны сыйфатлы башкарырга кирәк, - диде Хөкүмәт башлыгы. – Акча җитми, ләкин, ничек кенә авыр булса да, чишелешне табарга кирәк. Бу йортка 20 ел дәвамында беркем дә якын бармаячак бит. Шуңа күрә өстәмә эшләрне дә үтәргә кирәк.Ә нинди акчага икәнлеген район башлыклары уйларга тиеш”.
Премьер-министр мисалга Аксубай районын китерде. Анда капремонт ясауның барышы белән ул узган атнада танышкан иде. “Мин анда эшләрнең шактый авыр булуын, ләкин оешкан төстә һәм яхшы гына, сыйфатлы итеп башкарылуын әйтә алам, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Шуның өстенә, муниципалитет үз алдына йортларга тулысынча ремонт ясап бетерү бурычын куя, һәм өстәмә эшләрне алар үз акчаларына финанслыйлар. Бу – җылыту да, сайдинг та, сыйфатлы түбә дә”.
Хөкүмәт башлыгы 20 нче июльдән соң берничә куст киңәшмәсе үткәрергә тәкъдим итте. Анда район җитәкчеләренә капиталь ремонт ясауның яхшы үрнәкләре күрсәтеләчәк.
“Татар-Информ” мәгълүматлар агентлыгы