Рөстәм Миңнеханов: Баулы районы зур үсеш мөмкинлекләренә ия

11.02.2021

Бүген Баулыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты. Моңа кадәр ТР Президенты Баулының берничә җитештерү предприятиесендә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча Баулы районында уртача хезмәт хакы 37 мең сум тәшкил иткән. Әмма аның шактый өлеше нефть чыгару тармагы предприятиеләре хисабына формалаша. Башка эш урыны белән тәэмин итүчеләр буенча вәзгыять башка. Әйтик, районның 16 оешмасы хезмәт хакын билгеләнгән минималь күләмнән түбәнрәк түли. «Район җитәкчелегеннән һәм прокуратурадан әлеге мәсьәләләргә игътибар итүегезне сорыйм. Баулы районында 2 мең 752 кешенең керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк. Бу тема белән тагын да игътибарлырак шөгыльләнергә кирәк", - диде ул.

Бүгенге көндә районның тулаем территориаль продуктның 3/4 нефть чыгару предприятиеләре формалаштыра. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елның күләмле күрсәткечләрендә пандемия һәм нефтькә бәяләр үзгәрү белән бәйле кыенлыклар чагылган. "1946 елдан Баулы районы нефть чыгара. Биредә танылган нефтьчеләрнең тулы бер мәйданы бар. Бу - алдынгы мәктәп. Нефть тармагы модернизацияләнәчәк, оптимизацияләнәчәк. Һәм, әлбәттә, кешеләрне кайда һәм ничек эш белән тәэмин итәргә кирәклеген карарга кирәк», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Баулы районы агросәнәгать секторы продукциясен җитештерүне арттыру өчен потенциалга ия. Әмма әлегә республика буенча 1,6% сөрүлек җире булганда, район республика агросәнәгать комплексының акчалата табышының 0,8% ын гына формалаштыра. Бу авыл хуҗалыгы оемшаларының табышларына һәм, димәк, тармакта эшләүче гражданнарның керемнәренә дә тәэсир итә. Район агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы-23 мең сум. Бу күрсәткеч буенча Баулы районнар арасында 30нчы урында гына тора.

«Сөт терлекчелеге буенча сораулар бар. Бүген район буенча тәүлеклек савым 36 тонна гына тәшкил итә. Сөт - ул авыл халкының төп керем чыганагы. Мине сезнең савым сыерлары аз булуы борчый. Инвесторлар эзләргә кирәк, бездә авыл хуҗалыгын һәм эре агрохолдинглардан башка да уңышлы үстерү мисаллары бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга, аларны азык белән тәэмин итәргә кирәк, сатып алу бәяләре лаеклы булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Шулай ук районның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча зур резервлары бар. «Әйе, сез җитди нефть өлеше булган район. Әмма сезнең район икътисадында КУЭ субъектлары өлеше 9% тан кимрәк. КУЭ секторында 1 мең кешегә һәм КУЭ субъектлары буенча түбән күрсәткечләр. Бизнес өчен мәйданчыкларны үстерергә, уку курслары оештырырга кирәк. Безгә бу юнәлештә эшне активлаштырырга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү инструментларын үстерергә кирәк. Шулай ук "Татнефть" компаниясенә дә мөрәҗәгать итәм: сезнең һәр оптимальләштерү эш урыннары булдыру белән параллель рәвештә барырга тиеш", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Инфраструктура проектлары арасында иң эре проектларның берсе - "Шәле-Баулы" автомагистрале проекты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге трассаны гамәлгә кертү Баулы районының транспорт үтемлелеген һәм җәлеп итүчәнлеген сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү кирәклегенә игътибар итте. Баулылыларның мәктәп туклануының сыйфаты һәм юлларны җыештыру буенча сораулары бар. Моннан тыш, сукбай этләр проблемасына да шикаятьләр бар. «Мин пландагы бурычлар барлыгын аңлыйм, әмма бу мәсьәләләрне дә карарга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә.

Шулай ук Татарстан Президенты район медицина учреждениеләрендә кадрлар белән тәэмин итү һәм балаларны туган телләрдә укыту өчен шартлар тудыру темасына да кагылды.

"Гомумән алганда, мин район активына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Баулы районы-республиканың көньяк-көнчыгыш форпосты. Сез Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе белән чиктәш. Географик ераклык, әлбәттә, бар, әмма, шуңа карамастан, Баулы районы системалы рәвештә үсә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.