Бүген Баулыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүче «Мин булдырам» автоном коммерцияле булмаган оешмасында булды.
Учреждениедә хәрәкәт функциясен бозылган кешеләрне комплекслы реабилитацияләү үткәрелә. Терапия тормыш өчен мөһим булган функцияләрне яңадан торгызу һәм аларга ярдәм итү, шулай ук психологик-мотивацион ярдәмне үз эченә ала.
Үзәкнең җитәкчесе - беренче төркем инвалид Марат Ильясов. Ундүрт ел элек ул куркыныч авариягә эләккән һәм нәтиҗәдә, тулысынча параличланган. Әмма даими физик һәм психологик-эмоциональ күнегүләр нәтиҗәсендә Марат яңадан аякка баса. Алга таба ул сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен үз авторлыгындагы методика һәм реабилитация программасын эшләгән. 2019 елда Марат Ильясов «Мин булдырам» үзәген ачкан. Бинаны капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.
Үзәкне карау барышында Рөстәм Миңнеханов эштә кулланыла торган техник тернәкләндерү чаралары белән танышты. Реабилитация узучылар Марат Ильясов авторлыгындагы эшләнмәләренең 26 тренажерында шөгыльләнәләр. ТР Президенты эшләнмәләргә патент алуда ярдәм итәргә тәкъдим итте. "Минемчә, тулы бер конструкторлык бюросы Марат булдырганны эшләмәс иде. Без аңа тренажерларны патентларга ярдәм итәчәкбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президентка хәбәр ителгәнчә, ел саен тренажер залларында 300ләп кеше шөгыльләнә. Барлык хезмәтләр дә түләүсез күрсәтелә. Үзәктә шулай ук илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен видеоэлемтә буенча онлайн-тренировкалар формасы да җайга салынган.
Марат Ильясов республика җитәкчелегенә һәм «Татнефть» компаниясенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул Баулы районында гына да 2,5 мең инвалид яши һәм бөтен үзәккә ярдәм итәргә өлгерә алмавына игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бу юнәлешне үстерәчәк: «Әгәр без ел саен 1-2 шундый үзәк эшләсәк – күпме кешене колачлый алабыз».
Шулай ук «Мин булдырам» үзәге көче белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус ярышлар оештырыла. 2020 елның декабреннән башлап 4 ярыш үткәрелде, аларда Татарстан Республикасыннан һәм Башкортостан Республикасыннан 250 кеше катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үзәкнең мөһим социаль ролен билгеләп үтте һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Бүген республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләү өлкәсендә зур эш алып барабыз. 2022 елда Казанда үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен махсус кышкы Олимпиада узачак. Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнү, кешеләрне социальләштерүдә ярдәм итү бик мөһим. Сез зур афәрин! Мин сезгә киләчәктә дә үсеш телим", - дип өстәде Татарстан Президенты.