Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин: “2008 елның беренче яртыеллыгы буенча сәнәгать җитештерүенең күләме 7,5 % ка артты”
12.07.2008
Татарстан Республикасы икътисадында беренче яртыеллыкның кайбер нәтиҗәләре һәм алдагы социаль-икътисади үсеш планнары турында бүген Хезмәт йортында (Казан) профсоюз активы белән булган очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде.
Профсоюз вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республикада сәнәгый җитештерү темпларының кимүе буенча ел башында күзәтелгән борчулы тенденцияләр юкка чыгарылды, һәм хәзер сәнәгать үсеш ала башланды. Сәнәгать продукциясе физик күләменең индексы июньдә 8,1 % ка артты. Гомумән алганда, 2008 елның беренче яртыеллыгы буенча сәнәгать җитештерүенең күләме 7,5 % ка артты.
Шулай итеп, сәнәгать җитештерүенең күләмнәре арту Татарстанда Рәсәйнең уртача күрсәткеченнән 1-1,5 % ка югарырак.
Татарстан Республикасы икътисад министры сүзләренә караганда, республикада реаль хезмәт хакы, планлы күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, шулай ук арта бара. “План буенча реаль хезмәт хакы 2008 елда 14 % ка артырга тиеш; хәзер хезмәт хакы, уртача алганда, 28 % ка артты. Бу шулай ук Рәсәйнең уртача күрсәткечен узып китә”, - диде Марат Сафиуллин.
Ул халыкның сатып алу мөмкинлеге буенча Татарстан Республикасының калган башка төбәкләр арасында беренче урынны саклап калуын хәбәр итте.
Инвестицияләрнең үсү темплары да республикага киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирәләр. “План күрсәткечләре буенча инвестицияләрнең үсү темплары 12-13 % тәшкил итәргә тиеш булса, хәзер без елны 18 % ка җиткән күрсәткечләр белән ябарбыз дип уйлыйбыз”, - ди Татарстан Республикасы икътисад министры.
Ул профсоюз вәкилләренең “Икътисадта борчулы факторларның берсе - акча керемнәре буенча халык арасында аерымлыклар барлыкка килү” дигән фикере белән килеште. “Акча керемнәре буенча аерымлыклар 2000 елдан бирле арта бара, аның артуы 2007 елда да дәвам итте”, - дип билгеләп үтте Марат Сафиуллин.