Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визит барышында ул нефть-газ җиһазлары заводында һәм сөт цехында булды.
«СпецПромПрогресс» предприятиесендә Рөстәм Миңнеханов җитештерелә торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты. Компания нефть һәм газ скважиналарын капиталь һәм агымдагы ремонтлау өчен җиһазлар җитештерү һәм сервис белән шөгыльләнә.
Президент заводның технологик линияләрен карап чыкты һәм компаниянең җитештерүне алга таба киңәйтү планнары белән кызыксынды. Предприятие җитәкчесе билгеләп үткәнчә, киләчәктә станок паркын арттыру һәм металлны термо эшкәртү цехларын төзү планлаштырыла, бу җиһазлар җитештерүнең тулы циклын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Равил Садыйков КФХ базасында сөт цехында булды. Президентка 38 кеше эшли торган производство турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта предприятие продукциясенең гомуми ассортиментында 30дан артык атама бар, алар арасында сөт, каймак, атланмай, катык, кефир, йогурт, сыр һәм башка сөт продукциясе. Товарлар «Баулы сөте» сәүдә маркасы астында сатыла, узган ел ул Татарстанның легендар 100 бренды исемлегенә кергән.
КФХ җитәкчесе Равил Садыйков хәбәр иткәнчә, 2018 елда производствода ПЭТ-шешәләр чыгару һәм аларда сөт тутыру буенча технологик линия эшли башлаган. Бу елга планнарда – әче сөт продуктлары пластик савытларга агызуны җайга салу. Тулаем алганда, «Баулы сөте» продукциясенә ихтыяҗ зур һәм федераль сәүдә челтәрләре кибетләре киштәләрендә тәкъдим ителә.