Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов профсоюз вәкилләре белән очрашты

12.07.2008

Татарстан Республикасы профсоюзлары вәкилләренең сорауларына бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары җавап бирде.
Очрашу Казан шәһәрендәге Хезмәт сараенда узды.
Әлеге чараны ачып, Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов мондый форматтагы очрашуларның республика өчен инде гадәткә әйләнеп китүен билгеләп үтте. “Республикада икътисадның төрле өлкәләрендә билгеле бер реформалар үткәргәндә, без профсоюзларның ярдәм итәчәген белеп эш итәргә телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Очрашу алдыннан хезмәт коллективларында эш алдан оештырылган иде, һәм бүгенге көндә бездә җавап бирүне көтә торган сораулар һәм хезмәт коллективларын борчый торган мәсьләләрнең тулы бер исемлеге бар. Бу мәсьәләләрнең барысы да Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзаларын да борчый”.
Шуны да искә төшереп үтик: бүген профсоюз вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, профсоюзларның барлык сорауларына да җаваплар табылмаска да мөмкин, ләкин “сөйләшү файдалы булырга тиеш”.
Бүгенге көндә республика хезмәтчәннәрен борчый торган бик әһәмиятле мәсьәләләрдән акча керемнәре буенча халык арасында аерымлыклар килеп чыгу, икътисадның кайбер тармакларында (аерым алганда, бюджет өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында) хезмәт хакының түбән булуы, бюджет өлкәсендәге учреждениеләрдә оптимальләштерү процессы, эшсезлек һәм аның белән көрәшү чаралары, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә түләүле хезмәтләрнең артуы кебек нәрсәләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин.
Профсоюз активы алдында республиканың профильле министрлыкларының җитәкчеләре доклад белән чыгыш ясадылар.