Үсеш һәм тынычлык хакына алып барыла торган спорт мәсьәләләре буенча БМО генераль секретаренең махсус киңәшчесе Рәсәйнең спорт ягыннан алга киткән башкалаларының берсе булган Казанга ярдәм итәргә теләк белдерде
11.07.2008Үсеш һәм тынычлык хакына алып барыла торган спорт мәсьәләләре буенча БМО генераль секретаренең махсус киңәшчесе Вильфрид Лемке Рәсәйнең спорт ягыннан алга киткән башкалаларының берсе булган һәм
2013 елда җәйге Универсиаданы үзендә үткәрү хокукын яулап алган Казанның алга китешенә ярдәм итү теләген белдерде.
Бу турыда Лемке әфәнде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Марат Бариев һәм тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белән булган очрашуда игълан итте. Очрашу 2008 елның 7 нче июлендә Мәскәүдә булды. Ул Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылган иде.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлихановның журналистларга хәбәр итүенчә, очрашу, гомумән алганда, Вильфрид Лемке әфәнденең Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле, республикада яшьләр спортының торышы һәм аның үз башкаласында Бөтендөнья студентлар спорт уеннары-2013 не кабул итәргә әзерлеге белән танышу рәвешендә узды. Шуны да искә төшереп үтик: Лемке әфәнде Үсеш һәм тынычлык хакына алып барыла торган спорт мәсьәләләре буенча БМО генераль секретаренең махсус киңәшчесе вазыйфасына 2008 елның мартында билгеләнгән иде. Моңа кадәр ул 18 ел “Вердер-Бремен” футбол клубының Германия баш менеджеры урынын алып торган. Аның сәясәт һәм спорт өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар.
Татарстан Республикасы вәкилләре белән очрашуда Вильфрид Лемке әфәнде яшьләр спортын популярлаштыру һәм җәйге Универсиада-2013 не үткәрү мәсьәләләрендә Казанга һәртөрле ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Ул шулай ук Универсиада-2013 хакына аерым хәйрия акциясе оештыру һәм үткәрү, шул акция кысаларында җыелган акчаларны Казанда җәйге Бөтендөнья студентлар спорт уеннары-2013 кә әзерләнү буенча оештыру комитетына җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышуга әзер булуын хәбәр итте.