Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара "Казан Экспо" күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә республика АСК тармагының төп бурычы – язгы кыр эшләрен дөрес итеп оештыру. Һәм монда төп мәсьәлә – вакытында финанслау. ТР Президенты ил җитәкчелегенә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл кешеләренә финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Республикада иң кирәкле чараларның берсе – ташламалы кредит бирү. Мин авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләреннән – кыска вакыт эчендә кирәкле документларны, ә банклар кергән гаризаларны оператив рәвештә карауны сорадым. Барлык бу эш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге контролендә алып барылырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләре чорында машина-трактор паркын әзерләү һәм аграрийларны ташламалы бәядән сыйфатлы ягулык белән тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре җитәкчелегенә ягулык-майлау материаллары мәсьәләсендә авыл кешеләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Уңышны арттыруга килгәндә, бу бурычны үтәү кайбер факторларга бәйле, дип билгеләп үтте Президент. Безнең бурыч – гектарга 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә кертү. Монда ярдәм чаралары бар, әмма алардан үз акчалары хисабына билгеле бер норманы формалаштыручы хуҗалыклар файдалана ала. Калган өлеше Татарстан Республикасы бюджетыннан булачак". Шулар белән беррәттән Татарстан Республикасы Президенты сөрүлекләрне органик һәм туфракны известьлау буенча актив эшләргә өндәде.
«Иң мөһим бурыч – авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру. Балтач, Зәй, Кукмара районнарында тигез шартларда уңыш - 40 ц/га, ә Әгерҗе, Әлмәт, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында – 2 тапкырга кимрәк. Бу районнар эшләп бетермиләр. Балтач һәм Кукмара районнарында туфрак бонитының иң яхшы түгеллеген беләм, әмма алар югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу мәсьәләләргә даими игътибар бирергә кирәк", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук сөт җитештерүен үстерү кирәклеген билгеләп үтте. Бүген республиканың кайбер районнарында тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт савыла: Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнары. Шул ук вакытта Чирмешән, Менделеевск, Кама Тамагы, Мөслим һәм Спас районнарында 16-21 тонна сөт савылган. Төп керем чыганагы – сөт. Башка юл юк. Шул ук вакытта 27 районда мөгезле эре терлекнең баш саны кимүе билгеләп үтелде. Аларның кайберләрендә бернинди перспективалар да юк. Үз инвесторларыгызны табыгыз, кече формаларны үстерегез, эре компанияләрне җәлеп итегез. Кайберләренә нәтиҗәләр ясарга кирәк дип саныйм",-дип мөрәҗәгать итте Президент аутсайдер-районнар җитәкчелегенә.
Рөстәм Миңнеханов ветеринария куркынычсызлыгы темасына аерым тукталды. Элегрәк Африка дуңгыз чумасы республиканың 3 районында: Зәй, Алабуга һәм Әлмәт районнарында ачыкланган иде. Президент ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетын һәм ТР Ветеринария идарәсен кирәкле таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды. «Сезгә мактау юк. Сез Африка чумасы һәм кош гриппы үтеп керүгә юл куйдыгыз, аннан 4 район зыян күрде. Сез безне вакытында кисәтмәдегез, чаралар күрмәдегез. Бу мәсьәләләр буенча тагын да катгыйрак эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук Кулланучылар кооперациясе үсешенә дә игътибар итте. "Монда Татпотребсоюз системасы да, башка кооперативлар да бар. Формалар җитәрлек, бу мөмкинлекләрне без файдаланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.
Перспектив бурычлар арасында Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы продукциясен, шул исәптән хәләл продукцияне экспортлауны арттыру, районнарда терлек азыгы үзәкләрен үстерү, алдынгы санлы технологияләр кертү, агроиминләштерү механизмнарын куллану, авыл территорияләренә ярдәм итү, авылда лаеклы хезмәт хакы тәэмин итүне атады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов авыл халкын Covid-19 профилактикасы турында онытмаска өндәде. Аннары ТР Президенты АСК хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.