Минтимер Шәймиев: “Без финиш турысына чыктык”

05.04.2013

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя тарих-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы номинацияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә тәкъдим итү өчен материаллар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитетының чираттагы 37 сессиясендә Болгар һәм Зөяне Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү мәсьәләсе каралачак, дип хәбәр итте. Сессия 2013елның 17-27 июнендә Камбоджаның Пномпень шәһәрендә булачак.

“ Болгар һәм Зөя буенча барлык тиешле рәсми документлар Комитетның каравына тәкъдим ителгән.Хәзер без финиш турысына чыктык һәм безнең тарихи ядкарьләребезне төрле чараларда лаеклы итеп күрсәтү өчен мәгълүмати материалларны җентекләп әзерләргә тиешбез,-дип белдерде Минтимер Шәймиев. “Болгар һәм Зөя – бөтен кешелек байлыгы һәм без аларны барлык теләгән кеше килеп каралык итеп ачарга тиешбез.Безнең изге миссиябезнең мәгънәсе шуннан тора”,- диде ул.

ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова киңәшмәдә катнашучыларга булачак чараларның исемлеген күрсәтте.

Болгар һәм Зөя турында халыкара дәрәҗәдә мәгълүмат тарату буенча фикер алышуда “Яңарыш” фондының Халыкара Эксперт советы әгъзасы- ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе каршындагы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасның Россия милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РТ Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты Җитәкчесе Евгений Гришин, шәһәр төзелешендәге һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО Кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Белешмә өчен:
Бөтендөнья мирас Комитеты елга бер тапкыр җыела һәм Генераль Ассамблея тарафыннан сайланган, Конвенциянең 21 дәүләт вәкилләреннән тора. Аңа Алжир, Камбоджа, Колумбия, Эстония, Эфиопия, Франция, Германия, Индия, Гыйрак, Япония, Малайзия, Мали, Мексика, Катар, Россия, Сенегал, Сербия, Көньяк Африка, Швейцария, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керә.

Комитет Бөтендөнья мирасны саклау турындагы Конвенциянең үтәлешен күзәтә, Бөтендөнья мирас фонды акчасын куллануны билгели, объектларны “Бөтендөнья мирас исемлеге”нә кертү өчен иң соңгы нәтиҗә ясап, раслый.
Ел саен диярлек Комитет сессия уздыра, анда “Бөтендөнья мирас объекты статусы” бирелә.

ТР Президенты матбугат хезмәте