Борис Павлов “Татхимфармпрепараты” ААҖ проектларын финанслау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде
10.07.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Татхимфармпрепараты” ААҖ проектларын Россия Федерациясе үсешенең финанс институтларыннан финанслау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.З.Фәррахов, “Татхимфармпрепараты” ААҖ генераль директоры А.К.Һамаев, “Татхимфармпрепараты” ААҖ генераль директоры урынбасары А.Р.Абдуллин һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының нефть эшкәртү һәм нефтехимия комплексы бүлеге начальнигы А.И.Беляев катнашты.
Утырышта катнашучылар оригиналь дарулар чыгару буенча һәм башка проектлар турында фикер алыштылар. Бу проектлар “Фармацевтика сәнәгатен үстерү стратегиясе”н эшләү кысаларында “Татхимфармпрепараты” ААҖ нең үсешен һәм конкурентлыкка каршы торучанлыгын тәэмин итәчәк.
Киңәшмәне ачып, Борис Павлов Татарстан предприятиеләренең, аерым алганда, “Татхимфармпрепараты” ААҖ нең конкурентлыкка каршы торучанлыгын арттыру Татарстан Республикасы икътисадының инвестиция потенциалын үстерү өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. “Татхимфармпрепараты” ААҖ Рәсәйдә әзер дарулар һәм тегү өчен яраклы хирургия материалларын җитештерүчеләрнең иң зурларыннан берсе булып тора. Бүгенге көндә безнең төп максатыбыз - өстенлекле проектларны ачыклау һәм аларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр кертүне җәлеп итү.
Азат Һамаев “Фармацевтика сәнәгатен үстерү стратегиясе”н эшләү кысаларында “Татхимфармпрепараты” ААҖ нең проектлары һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Җәмгыятьнең җитештерү куәте хәзер бер елга - якынча 100 төрле исемдәге фармакология төркеменә караган 400 миллионнан артык төргәк әзер дарулар, шулай ук 12 миллионнан артык озынлыктагы 100 дән артык типоразмер тегү өчен яраклы хирургия материалларын чыгару мөмкинлегенә ия. Хәзерге вакытта төймәле дару җитештерүне GMP Европа стандартына туры килердәй итеп яңартып кору төгәлләнеп килә. 2008 елның ноябрендә җитештерүне рәсми рәвештә тапшыру планлаштырыла. Төймәле дару җитештерү куәте – бер елга 1,5 млрд. төймәле дару (шул исәптән 50 % ка якыны – тышча белән капланган) һәм 250 млн. капсула.рәвешендә. Предприятие җитәкчелеге “Татхимфармпрепараты” ААҖ нең җитештерү мәйданнарында продукциясе Рәсәйгә зур күләмдә (төймәле дару һәм капсула формасында) кертелә торган чит ил компанияләренең җитештерү объектларын урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. “Татхимфармпрепараты” ААҖ генераль директоры мазьлар (майлар), гельләр (җитештерү куәте – бер елга 10 млн. туба) һәм күз майлары (җитештерү куәте – бер елга 20 млн. туба) җитештерү объетлары төзүнең бизнес-планнары инде эшләнүен хәбәр итте.
Фармацевтика сәнәгатен үстерү стратегиясе Концепциясе буенча Россия Федерациясе территориясендә дәүләт тарафыннан сатып алына торган һәм дженерик аналоглары булмаган кирәкле инновация препаратларының күпчелек өлешен лицензияле җитештерүне җайга салу планлаштырыла. Моны тормышка ашыру өчен, дәүләт оригиналь чит ил препаратларына лицензияләр сатып алырга уйлый. “Татхимфармпрепараты” ААҖ чит ил җитештерүчеләренең лицензияләре буенча бу препаратларны җитештерү процессын үзләштерергә әзер. Моннан тыш, “Татхимфармпрепараты” ААҖ нең Бутлеров исемендәге Химия институты белән уртак тикшеренү проекты бар. Яңа дарулар уйлап табу буенча Арбузов исемендәге Органик химия институты, Казан медицина университеты, Казан дәүләт технология университеты һәм Казан дәүләт университеты белән дә бергәләп эш алып барырга мөмкин. Дәүләт финанс ярдәме күрсәтсә, даруларның оригиналь формулаларын булдыру, шулар нигезендә препаратлар чыгару һәм аларны киләчәктә әзер продукция буларак сату, шулай ук бу даруларны җитештерү лицензияләрен чил илгә сату мөмкинлеге дә бар.
Киңәшмә ахырында предприятие проектларының бизнес-планнарын тормышка ашыруга шәхси һәм бюджет инвестицияләрен җәлеп итү буенча ведомствоара эшче төркем булдыру турындагы карар кабул ителде.