Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Хөкүмәте башлыгын бу урында утыруына 10 ел тулу белән тәбрик иттеләр
10.07.2008Татарстан Республикасы Дәүләт Советы өченче чакырылышының утыз тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановны депутатлар чәчәкләр һәм котлаулар белән каршы алдылар: бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын җитәкли башлавына 10 ел тулды.
Парламентарийларга бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин искә төшерде. Депутатлар корпусы исеменнән ул Татарстан Хөкүмәте башлыгын хезмәт биографиясендәге шундый истәлекле датасы белән тәбрик итте.
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 нче мартында Татар АССР ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
1978 елда “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, “инженер-механик” квалификациясен алып чыга.
1986 елда “Товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру” белгечлеге буенча Совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын (Мәскәү) тәмамлый һәм “югары квалификацияле товар белгече” квалификациясен ала.
Рөстәм Миңнеханов Арча райпосы идарәсе рәисе (1990-1992), Арча район башкарма комитеты рәисе, Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары (1992-1993) була.
1993-1996 елларда - Татарстан Республикасы Биектау районының администрация башлыгы, 1996-1998 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры була. 1998 елда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән җитәкчелек итә башлый.
Икътисад фәннәре докторы (2003 ел)
Автоспорт белән мавыга. Атказанган спорт мастеры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте