2021 елда республикада 241,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

30.01.2021

Татарстанда 2021 елга исәпләнгән республика программаларын формалаштыру дәвам итә, барлыгы 44 программа гамәлгә ашырылачак.

Бу хакта ТР хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин билгеләгәнчә, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм торак төзелеше иң масштаблы программалар булды. 2021 елда 2 миллион 670 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла, бүгенге көнгә 241,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган яисә пландагы күрсәткечнең 9%ы.

Торак төзелешенең гомуми күләмендә социаль ипотека 10%тан  артык тәшкил итә. Әлеге программа буенча 2021 елда 280 мең кв. метр –161 йортны тапшыру планлаштырылган. Бүгенге көнгә 8 йорт файдалануга тапшырылган. Калган 75 йорт - югары, 38е - уртача, 40ы түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Шулай ук 2021 елда 8 мең 330 шәхси торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүгенге көнгә 651 йорт тапшырылган яисә планның 7,8%ы.

Министр шулай ук кыскача күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында сөйләде. Программага 927 күп фатирлы йорт кертелгән. Аларның мәйданы 5 млн 223 мең кв.метр тәшкил итә. Программада 41 муниципаль берәмлек катнаша.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.