Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ИТ-карарлар җитештерүчеләр эшләнмәләре белән танышты. Махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында 20дән артык компания үз проектларын тәкъдим итте. «ICL» компанияләр төркеме дәүләт хезмәткәренең автоматлаштырылган эш урыны проектын күрсәтте. Шулай ук «ICL Техно» компаниясе «Акронис», «Инфозащита» һәм «Минем офис» компанияләре белән берлектә хосусый болыт төзү өчен әзер карар авторларының берсе булды.
«Ак Барс Банк» читтән торып эшләүче хезмәткәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту өчен Face2Security проектын тәкъдим итте. «Яндекс» компаниясе үзенең «Яндекс.Лицей» программасын тәкъдир итте. Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге үзенең төрле хезмәтләрне берләштерүче суперсервислары турында сөйләде, видеоконференцэлемтә системасын һәм цифрлы продуктын «Каскад» тәкъдим итте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы, телемедицина, электрон коммерция һ.б. өлкәләрдәге цифрлы карарлар белән танышты.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хисап нотыгында хәбәр иткәнчә, бүген ИТ-тармакта 41 мең кеше эшли, 3 меңгә якын компания исәпләнә. ИТ-белгечнең уртача хезмәт хакы 50 мең сум тәшкил итә, бу узган ел күрсәткечләреннән 8%ка артыграк. 2020 ел нәтиҗәләре буенча ИТ-компанияләрнең тулай кереме 90 млрд сумнан артып китәчәк. Министр искә төшергәнчә, быелдан Татарстанда республика ИТ-компанияләре өчен 1%ка киметелгән салым ставкасын билгели торган төбәк программасы гамәлгә ашырыла.
Айрат Хәйруллин кыскача республиканың цифрлы трансформация буенча эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Электрон хезмәтләр өлеше 95%ка кадәр арткан. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәр минут саен 448 хезмәт һәм сервис күрсәтелә.
Үткәгечле Интернет сузылган йорт хуҗалыклары шулай ук 97%ка кадәр арткан. Бүген Интернет Татарстан йорт хуҗалыкларының 77%ына үткәрелгән. 2021 елда Интернет 70 мең йортта үткәреләчәк.
2020 елда республиканың 733 социаль объекты тизлеге югары булган челтәргә тоташтырылган. 2021 елда тагын 2,5 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объектны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла. Шулай ук Татарстан барлык мәктәпләр дә тизлеге югары булган челтәргә керү белән тәэмин ителгән беренче Россия төбәге булды.
Айрат Хәйруллин цифрлы трансформация үзәге командасы эше турында сөйләде, бу команда төрле хезмәтләрне берләштергән биш санлы платформаны эшләгән.
Министр шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә, экология һ.б. өлкәләрдәге цифрлы карарларны да тәкъдир итте.
Цифрлы технологияләрне үстерүгә федераль һәм республика дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ИТ-сектор вәкилләренә ярдәм итү чараларының берсе – салымнар һәм взнослар буенча ставкаларны, шулай ук башка ташламаларны киметү. «Әлеге карарлар бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең абруен һәм статусын арттыра. Гомумән алганда, бөтен ил буенча цифрлаштыру буенча бик җитди бурычлар куела», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,сыйфатлы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү – мөһим приоритет. Элек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча федераль рейтингында Татарстан узган ел нәтиҗәләре буенча 22дән 34 урынга төшкән. "Асылда, бу министрлык һәм КФҮ гаебе генә түгел. Бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк керешергә кирәк. Бездә һәр министрлык һәм ведомство буенча юл картасы булырга тиеш. Әгәр алар ягыннан кызыксыну булмаса, берни дә барып чыкмый", - диде Татарстан Президенты.
Ул пандемия чорында КФҮ эшен аерым билгеләп үтте. Иң кискен чорда үзәкләргә көненә 17 меңгә якын кеше килгән. “Без бу юнәлешне хуплыйбыз, әмма КФҮ эшчәнлеге барлык хезмәтләр дә ачык һәм аңлаешлы булганда нәтиҗәле булачак", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук практикага суперсервисларны активрак кертергә өндәде.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, социаль өлкә, бигрәк тә сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен цифрлаштыру мөһим юнәлеш булып тора. Шулай ук цифрлы сервисларны төрле хезмәтләргә түләү өлешендә актив үстерергә кирәк: спорт объектларына бару, мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып алу. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, тармак министрлары һәм учреждениеләр җитәкчеләре хезмәт күрсәтүләрне цифрлаштыру өчен җаваплы.
ТР Президенты цифрлаштыру киң полосалы элемтә каналларыннан башка мөмкин түгеллегенә игътибар итте. Шәһәр һәм авыл халкы өчен шартлар тигез булырга тиеш. Бүген тагын 200 меңгә якын авыл гаиләсе телефон линияләре буенча интернеттан файдалана. Рөстәм Миңнеханов Интернетка керүнең яңа оптик технологияләренә күчүне тизләтергә һәм мәсьәләне даими контрольдә тотарга кушты.
Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен Рөстәм Миңнеханов иң мөһимнәреннән берсе дип атады. "Хәтта Кушма Штатларда да ИТ-белгечләр җитми. Без барысын да укыта алмыйбыз, әмма яңадан әзерләү үзәкләре булдырырга кирәк. Бездә гыйлемле, белемле кешеләр шактый, аларны 3-6 ай эчендә кирәкле дәрәҗәгә кадәр әзерләргә мөмкин. Безнең бу юнәлештә төгәл һәм ачык программа булырга тиеш. Иң мөһиме – кешеләр. Без барысын да булдырачакбыз", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Россия Президенты Указы белән 2030 елга кадәр гражданнар тормышын яхшырту өчен милли максатлар билгеләнгән. Цифрлы икътисад өлкәсендә – Интернетка керү мөмкинлеге булган йорт хуҗалыклары өлешен – 97% ка, электрон рәвештә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең 95%ка кадәр арттыру. Рөстәм Миңнеханов план күрсәткечләренә мөмкин кадәр алданрак ирешергә кушты. Тагын бер мөһим бурыч – үзебезнең программа продуктларын сатып алуның 90%ын тәэмин итү. Бу максатларда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, илебез эшләнмәләрен үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы командасына локдаун чорында оештырылган эшләре һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен цифрлы карарларны үз вакытында эшләүләре һәм гамәлгә кертүләре өчен рәхмәт белдерде.